Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Иң риясыз мәхәббәт – Ана мәхәббәте

Мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итү максатыннан төзелгән чатта бер хатын-кызның сүзләре игътибарны җәлеп итте. Махсус операция зонасына җибәрелгән егетләрнең хәзерге вакытта кайда булулары турында фикер алышканда, якыннары алардан шалтыратулар яки хәбәрләр булу-булмау турында бер-берсеннән сорашты.

“Солдатларыбызның кадерле әниләре, хатыннары һәм якыннары! Бераз гына сабыр итегез, мөмкинлек булуга, алар барысы да элемтәгә чыгачак. Мин барыгызны да аңлыйм, кайдалыкларын, хәлләренең ничек булуын төгәл белмәгәч, бик авыр. Шулай да аңлагыз, түзем булыгыз, бары яхшыга өметләнегез, дога кылыгыз, аларга ерактан булса да, сезнең ярдәмегез кирәк. Мин боларның барысы аша да уздым... Бу бик авыр, ләкин мин, ана буларак, ниндидер төзәтә алмаслык бәла булыр дип уйларга да кыймадым. Догада булыгыз!”- дип язган Елена Юдина-Манякова.

Күптән түгел аның улы, яраланып һәм контузия алып, контракт буенча хезмәт иткән махсус операция зонасыннан кайтты. Елена исә, тиздән кайтасына өмет итеп, улын көткән.

Без Елена белән очрашып сөйләшергә булдык.

Гаилә Куйбышев Затонында яши, бирегә Казаннан 2013 елда күченеп килгәннәр. Ул вакытта олы уллары Эдуардка – 11, кечесе Данилга нибары 1 яшь булган. Хәзер Елена Кама Тамагында кибет директоры булып эшли, ире Руслан – суднолар ремонтлау заводында эретеп ябыштыручы. Ул хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, Чечня сугышын узган, аңа да повестка килергә тиеш булган, ләкин производствода кирәкле эшчеләргә предприятие бронь биргән.

Эдуард кадет мәктәбен тәмамлаган, биредә укучыларда патриотлык хисе тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Аны тәмамлаган күп кенә кадетлар алга таба тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләргә омтыла. Кадет мәктәбеннән соң Эдуард елга техникумына укырга кергән.

2021 елның маенда, академик ял алып, армиягә киткән, бу вакытта аңа 18 яшь була. Эдуард Севастопольдә диңгез флотында хезмәт иткән, хезмәт аңа ошаган, аеруча хәрби корабльләр һәм техниканы үз иткән. 4 февральдә ул, контракт төзеп, хәрби-десант корабленә эләгә. 17 февральдә өйрәнүләрдә булачагы, элемтәгә чыга алмаячагы турында шалтыратып әйтә. Ә 24 февральдә махсус хәрби операция уздыру турында игълан ителде... Бу көнне Еленаны ашыгыч ярдәм машинасы алып китә. Үзенең борчылуларын ул сүзләр белән дә аңлата алырлык түгел, ди. “Мин аны бөтен җирдән эзләдем, улым белән элемтәгә чыгып булмады, аның турында нәрсә дә булса белешергә теләп, хәрби частькә, госпитальләргә шалтыраттым. Әлбәттә, паникага бирелдем, бик борчылдым, йокысыз төннәр уздырдым”, - ди Елена.

2 мартта улы беренче тапкыр элемтәгә чыга. Аңа кадәр Елена аның кайдалыгын белми. Ачыкланганча, Эдуард Донецкида десант-һөҗүм бригадасы составында алгы сызыкта булып чыга. Болар – сугышка иң беренче булып баручылар... Ул кинәт өлкәнәеп киткән 19 яшьлек улы белән сөйләшүне ачык хәтери: “Кем дә булса барырга тиеш бит... Әгәр кайта алмасам, әни?”. “Синең моңа хакың юк!!!” Һәм ана көтә башлый... Һәр шалтыратуны зур вакыйга итеп көтеп ала ул. Киләсе тапкыр Эдуард 7 март төнлә шалтырата – әнисен 8 Март бәйрәме белән котлый, күпмедер вакыт шалтырата алмаячагы турында әйтә. Ә 12 март төнендә кинәт телефон шалтырый, улы үзенең яралануы, госпитальгә китерелүе турында хәбәр итә.

Эдуардның аягына кыйпылчык эләккән, контузия алган. Әмма яраланса да,  иптәшен бәладә берүзен калдырмаган, җилкәсенә күтәреп чыгып, аны коткарган. Сугышчан дусты Сергей берьюлы өч җирдән яраланган, аның аягына, кулына, муенына кыйпылчык эләккән. Ул үзе Донецкидан, Эдуард янына Затонга күченеп кайтырга планлаштыра. Эдуард үзен әллә нинди зур эш кылмадым, дип саный, аның урынында теләсә кем шулай эшләр иде дигән фикердә. Бергә хезмәт иткән иптәше Сергей шулай ук, яраланганнан соң, өенә кайтарылган. Егетләр телефон аша еш аралашалар, элемтәдә торалар.

“Мин хәтта нәрсә эшләргә дип уйлап та тормадым, ярдәм күрсәтергә кирәк иде – шулай эшләдем дә, ул мизгелдә үзем турында уйламадым”, - ди Эдуард.

Госпитальдә дәваланганнан соң, аны хәрби частькә җибәргәннәр, анда ул вакытлы хезмәтен узып бетергән. Бары 31 июльдә генә Казан тимер юл вокзалына каршыларга килгән әнисе күптән күрмәгән улын кочаклый алган. Эдуард укуын дәвам итәргә булган, ул читтән торып укый, хәзерге вакытта гипс компаниясендә эшли, алга таба полициядә хезмәт итәргә тели. “Анда киткәннәрнең барысына да уңышлар телим, иңне иңгә куеп, бер-берсенә ярдәм итсеннәр. Анда гомернең, дуслыкның, кешелек сыйфатларының кыйммәтен яхшы аңлыйсың. Егетләрнең барысының да исән-имин кайтуларын телим!”      

Ул беренче 2-3 көндә генә куркыныч булуы турында әйтте, аннары атыш һәм шартлау тавышларына кеше күнә һәм алга таба солдат бары үзенең хәрби бурычын үти. Кайвакыт болар барысы да аның төшләренә керә.

Кайткач, уку елы башында Эдуард Затон һәм кадет мәктәпләре укучылары белән очрашкан, аз сүздә генә махсус хәрби операция турында сөйләгән, укучыларның сорауларына җавап биргән.

Әңгәмәбез ахырында Елена: “Яралануы эзсез узмады. Медицина тикшеренүе узарга һәм дәваланырга кирәк. Аягы борчый, контузиядән соң тернәкләнеп бетмәгән әле, колагы томалана, күрү буенча да проблемалар бар... Алда тернәкләнү чоры , шулай да иң мөһиме – улым исән кайтты. Барлык көткәннәргә улларын, ирләрен, якыннарын исән-сау каршы алырга язсын. Иң мөһиме, өметләнүдән туктамаска. Барлык уйлар белән алар янында булырга кирәк. Мин бар уйларым һәм күңелем белән улым янында булдым. Бөтен җирдә аны сакладым, арабыз ерак булса да...Төрле яклап ярдәм иткән хәрби комиссариат хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтәсем килә!”, - диде.

Бүген Эдуард Юдинга 20 яшь тула, япь- яшь кенә булса да, бу егет инде күпне күрергә өлгергән. Без аның тормышта үз урынын табуын телибез! Дөньялар тынычлансын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев