Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зона семинары үткәрелде

9 апрельдә Куйбышев Затон штпның "Родничок" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмасы укытучылары өчен зона семинары үткәрелде. Анда Апас, Буа, Кайбыч, Югары Ослан, Чүпрәле. Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары балалар бакчалары педагогия хезмәткәрләре катнашты. Семинар кунакларны музыкаль сәламләүдән башланды. Аннары "Родничок" балалар бакчасы тәрбиячеләре А. Симанова, Н. Гыйззәтова, Е....

9 апрельдә Куйбышев Затон штпның "Родничок" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмасы укытучылары өчен зона семинары үткәрелде.

Анда Апас, Буа, Кайбыч, Югары Ослан, Чүпрәле. Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары балалар бакчалары педагогия хезмәткәрләре катнашты. Семинар кунакларны музыкаль сәламләүдән башланды. Аннары "Родничок" балалар бакчасы тәрбиячеләре А. Симанова, Н. Гыйззәтова, Е. Глонина, С. Лебедева һәм Д. Миңнуллина ике дәүләт телендә мастер-класс күрсәтте. Музыка җитәкчесе Т. Демидова һәм әзерлек төркеме тәрбиячесе С. Евстропова "Язгы кәеф" музыкаль спектакль күрсәтте.

Анда рус һәм татар халык әкиятләре персонажлары катнашты. Семинарда шулай ук кунаклар һәм безнең район тәрбиячеләре дә чыгыш ясады. Чыгышлар кызыклы, тәрбиячеләр эш тәҗрибәсе презентациясе белән булды. Тәтеш районы метолисты Т. Политавина мондый семинарны үтәкрергә һәр район да алына алмавын билглеәп үтте, чөнки балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү башлангыч стадиӑядә геә диде һәм семинарны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев