Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Затон урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Сергееваның педагогик дебюты уңышлы булды

20-25 мартта Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.

2022 ел – конкурсның юбилей елы, ул инде 30 ел үткәрелә.  Аның максаты – иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, алдынгы белем бирү идеяләрен һәм педагог һөнәрен популярлаштыру.
Затон урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Сергеева бәйгенең мәктәп күләмендәге һәм муниципаль этапларында, аннан Тәтеш шәһәрендә узган зона турында беренче урынны яулады.
20 мартта Светлана Сергеева зона турында җиңгән 65 кеше арасында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» Казан полилингваль комплексы базасында узган төбәк этабының ачылыш тантанасында катнашты. Ул «Педагогик дебют» номинациясендә район данын яклады.
21 март көнне педагог «Методик остаханә» дип аталган конкурс сынавын үтте, ә 22 мартта Казан шәһәре Идел буе районының 83 нче лицеенда ачык дәрес уздырды.
22 мартта конкурска беренче нәтиҗәләр ясалды һәм 15 укытучы – «Ел укытучысы», 10 педагог «Педагогик дебют» номинацияләренә сайлап алынды, алар арасында Светлана Сергеева да бар. Конкурста катнашучыларны мәгариф өлкәсенең әйдәүче экспертларыннан һәм узган еллардагы конкурсның абсолют җиңүчеләреннән торган жюри бәяләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев