Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Затон поселогы китапханәсендә «Бүген- хыялыйлар, иртәгә-уйлап табучылар» дип исемләнгән белүчеләр турниры

«Уйлап табучы» сүзе белән безгә еш кына сакалы булган җитди галим рәсем ясый, шул ук вакытта, күп кенә файдалы уйлап табулар балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан ясалган.

  17 гыйнварда Бөтен дөньяда балалар уйлап табулары көне билгеләп үтелә. Балалар - искиткеч хыялыйлар, аларның кызыксынучанлыгы чикләрне белми.

   Затон поселогы китапханәсе белгечләре әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Затон урта мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучылары өчен «Бүген - хыялыйлар, иртәгә - уйлап табучылар» дип исемләнгән турнир әзерләделәр. Балалар Брайль шрифты, җиләк-җимеш бозы, бинтларны, кар чаналарын, магнит наклейкаларын, пластилиннарны, мех наушникларын, батут һәм космонавтлар өчен теш щеткасын балалар уйлап тапканлыгы турында белделәр. Аннан соң балалар уйлап табулар тарихы турында конкурс биремнәрен үтәгәндә зирәклек күрсәттеләр һәм фокусларга өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев