Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” республика чарасы

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясе старт алды. Ул беренче тапкыр 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелде. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит-2015" республика акциясен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникация агентлыгы белән берлектә...

Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясе старт алды. Ул беренче тапкыр 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелде. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит-2015" республика акциясен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникация агентлыгы белән берлектә уздыра.

- Соңгы елларда ТР Хөкүмәте уку йортларының матди-техник базасын яхшырту өчен күпне эшләде, мәгълүматлаштыруның масштаблы программасы гамәлгә куелды, биналарга капиталь ремонт ясала, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә җиһазлар һәм фән кабинетлары куела,- ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева,- Федераль бюджеттан төрле программаларга шактый акча бүлеп бирелә. Әмма укыту-тәрбия процессын куелган югары заманча таләпләр кысаларында алып бару, укучылар өчен тиешле шартлар булдыру өчен әлегә акча җитәрлек түгел. Җәйге каникул вакытында сыйныфларда косметик ремонт ата-аналар ярдәмендә үткәрелә, әмма меценатлар ярдәмендә генә хәл итеп була торган проблемалар да кала әле. Районыбызның һәр мәктәбендә уңышлы һәм акчалы чыгарылышлар бар. Аларның һәрберсенең яраткан укытучысы да бардыр. Үзегез укып чыккан мәктәпкә барып килергә вакыт табыгыз, аның проблемалары белән кызыксыныгыз, истә тотыгыз - үткәнен истә тотучының киләчәге дә бар!

Өченче ел үткәрелүче акция вакытында социаль яктан мөһим булган әлеге чара районыбыз халкында яклау тапты. Чыгарылышларның күпчелеге мәшгуль булуларына карамастан, үз мәктәпләренә ярдәм итәргә вакытын да, акчасын да таба. Мәсәлән, 2014 елда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясендә 23 иганәче катнашты. 237880 сумлык иганә ярдәме күрсәтелгән. Затон мәктәбе (94200 сум. шул исәптән 49000 сумына музыка уен кораллары сатып алынган иде), Тәмте (66500), Рудник (47180) мәктәпләре лидерлар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев