Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Япон егете Юто Хишияма татар телен өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашачак

Укытучылар семинарда татар телен укытуда инде эшләп килгән алдынгы дәреслек-технологияләр белән таныша алачак.

Иртәгә сәгать 15.00 дә Казанның «Унбер» лицеенда «Татар телен укытуда заманча һәм нәтиҗәле ысуллар» дип исемләнгән семинар узачак. Семинарда онлайн форматта япон егете Юто Хишияма үзенең татар телен өйрәнү һәм Токиода аны укыту тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Семинарда «Бала-сити» мәктәбенең халыкара уку программасы җитәкчесе Шеймус Колл укытучыларны Кембридж халыкара укыту системасы нигезләре белән таныштырачак (аның чыгышы инглиз теленнән синхрон татарчага тәрҗемә ителәчәк). «Унбер» лицееның инглиз теле укытучысы, чит илләрдә укыту тәҗрибәсе булган Айрат Хәбибуллин заманча балалар белән эш алымнары турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.

Чара оештыручылары укытучыларны татар телен укытуда инде эшләп килгән алдынгы дәреслек-технологияләр белән таныштыру максатын куйган, чарада «Сәлам» дәреслеге соавторы Эльвира Маркова һәм Мещярекова системасы тьюторы Фәния Гаязова чыгыш ясаячак.

Семинарның кураторы — «Унбер» лицееның татар теле мөгаллиме, «Сәлам» дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев