Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа проект – яңа мөмкинлекләр

12 ноябрьдә республикада «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» дип исемлнәгән яңа мәгариф проекты бшлана. Бу көнне район китапханәләрендә барлык беренче сыйныф укучылары Татарстанның истәлекле урыннары турында рус һәм татар телендә сөйләүче матур альбомнар алачак. Уку елы дәвамында мәдәният объектларында еш булып, китап укып укучыларны һәм үз көндәлегендә бу хакта теркәгән...

12 ноябрьдә республикада «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» дип исемлнәгән яңа мәгариф проекты бшлана. Бу көнне район китапханәләрендә барлык беренче сыйныф укучылары Татарстанның истәлекле урыннары турында рус һәм татар телендә сөйләүче матур альбомнар алачак.

Уку елы дәвамында мәдәният объектларында еш булып, китап укып укучыларны һәм үз көндәлегендә бу хакта теркәгән укучыларны призлар көтә. Проектның максаты - мәдәни кыйммәтләрне һәм укучыларның рухи үсешен формалаштыру. Бурыч - беренче сыйныфларны Татарстанның мәдәни мирасына тарту, гаиләнең мәдәни эчтәлекле ялын формалаштыру һәм мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрен популярлаштыруга ярдәм итү. Проект конкурс формасында ике этапта гамәлгә куелачак. Беренче эатпта 12 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр республика яки районның теләсә кайсы мәдәният учреждениесе янында төшкән фотосурәтләрне урнаштырып һәм үз фикереңне язып, порталга керү саны бәяләнәчәк. икенче этапта 1 гыйнвардан 26 майга кадәр мәдәният учреждениеләрендә булу, үтәлгән йөкләмәләр күләме, хикәяләүнең буенча «Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәният көндәлеге» бәяләнәчәк. «Иң мәдәни ата-ана» номинациясе әлеге жтапта икенче булачак. Конкурс турында www.культурныйдневник.рф порталында тулырак танышырга мөмкин. Беренче этапта җиңүчеләр республиканың Яңа ел чыршысында, икенчесендә җиңсә - махсус эшләнгән мәдәни программада катнаша. Көндәлекләрне барлык беренче сыйныф укучылары алса да, конкурста катнашу ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев