Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Виртуаль экскурсия «Хәтерне саклап калыйк»

Затон поселогы китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан.

Затон поселогы китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Затон урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары өчен «Хәтерне саклап калыйк» дип исемләнгән виртуаль экскурсия үткәрелде. Чара башында китапханәче Ватаныбызның бөеклеге, үз тормышларын кызганмыйча, Ватанын якларга әзер булган, рус кешеләре турында сөйләде. Хикәя кызыклы булды, чөнки электрон презентация белән үрелеп барды. Күргәнне һәм ишеткәнне ныгыту өчен бәйрәм турында викторина үткәрелде. Тәкъдим ителгән викторина сорауларына җавап биреп, укучылар Россия геройларының исемнәрен, батырлыкларын искә төшерделәр. Шулай ук «Үрнәк көчле һәм рухлы батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев