Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Вакыйгаларга бай декабрь

Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе укучылары һәм педагоглары өчен декабрь азагы вакыйгаларга бай булды.

2 декабрьдә кадет интернат-мәктәбе 15 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Ай ничек башланса, шулай актив тәмамланды да.

Кадет мәктәбендә Бөек Ватан сугышы музее филиалы мөдире Александр Александров белән берничә очрашу булды. Александр Александрович балаларга «Без срока давности» проектын тормышка ашыру турында сөйләде.

Әлеге проект замандашлар күңелендә Бөек Ватан сугышы хатирәләрен саклауга юнәлдерелгән. Аның кысаларында архив документлары ачыклана, кыр эшләре алып барыла, агарту акцияләре һәм фәнни конференцияләр уза. Проект СССР халкының фаҗигасе турындагы тарихи истәлекне киләчәк буыннарга тапшыру һәм балаларны тарихи фактларны өйрәнүгә җәлеп итү мөмкинлеге бирә.

Икенче юлы Александр Александров һәм аның ярдәмчеләре Бөек Ватан сугышы чоры формасы, кирәк-яраклары, кораллары турында сөйләделәр һәм аларны күрсәттеләр.

24 декабрь белем бирү учреждениесе өчен аеруча истәлекле көн булды, бу көнне кадет интернат-мәктәбендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы вәкилләре – мөдир Александр Александров, кече фәнни хезмәткәр Р. С.Тургенев, «Казан чиге» хәрби-тарихи клубы вәкиле И.Ю.Герасимов Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы гранты акчасына Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән Советлар Союзы Геройлары истәлеген саклау һәм мәңгеләштерү максатыннан Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирковка тантаналы рәвештә мемориаль такта куйдылар.

Тантаналы митингта Кама Тамагы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Гыймадиева, Кама Тамагы районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виталий Юманов, РФ Хәрби-тарихи җәмгыятенең район бүлеге вәкиле Владимир Сороковнин, районның элеккеге хәрби комиссары Александр Мещанов, шулай ук интернат-мәктәп педагоглары һәм  укучылары катнашты.

Митинг азагында Бөек Ватан сугышы чорындагы Кызыл Армия формасын кигән кадетлар корал салюты ясадылар, ә аннары барысы бергә истәлеккә фотога төште.

22 декабрьдә кадет мәктәбендә кул көрәше буенча ярышлар уздырылды. Алар яшүсмерләр арасында төрле яшь категорияләрендә үтте. Хөкемдар булып паралимпияче, армрестлинг буенча Татарстан чемпионы, дөнья чемпионаты призеры Динар Мифтахов чыгыш ясады. Теләге булганнар үз көчләрен бер-берсе белән генә түгел, танылган спортчы белән көрәшеп тә сынап карый алды. Өлкән төркемдә Иван Авдеев, кече төркемдә Әмирхан Харисов җиңү яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк – Динар үзе дә кадет мәктәбендә укыган. Укытучылар аның яхшы укыганлыгы һәм мәктәп тормышында актив булганы турында әйттеләр. Мәктәп җитәкчелеге Динар Мифтаховка ярышлар уздыруда ярдәме һәм хезмәттәшлек итүе өчен рәхмәт белдерде.

Кадетлар, илнең күп кенә укучылары кебек үк, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә хатлар яздылар, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм ныклы сәламәтлек, уңышлар теләделәр. Солдатларның күңелен күтәрү өчен укучылар «Яхшы кәеф тартмасы» ясадылар һәм анда һәркем солдатларга язган теләкләрен салды.

Шулай ук кадетлар «Һәр ишегалдына – Яңа ел» акциясендә катнаштылар, кадет мәктәбе укучылары поселок урамнары буйлап уздылар һәм халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә бәйрәм кәефе һәм уңай хисләр бүләк иттеләр. Ә аннары мәктәптә Яңа ел концерты булды, балалар аңа актив әзерләнгәннәр иде һәм вакытны бик күңелле үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев