Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Утыз бишнең берсе

Казанда “Без бергә” Халыкара Премиясенең Татарстан этабында 35 җиңүчене бүләкләделәр.

Бүләкләнүчеләр арасында «Ключ» район волонтерлык хәрәкәте активисты, Кама Тамагы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Кәримуллина да бар иде.

Ул үзенең проектлары турында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановка сөйләде һәм алга таба үсеш буенча тәкъдимнәр белән уртаклашты. -

Безнең "ЭКОЭКСКУРС: Гаҗәеп күренешләр –  янәшәдә!» проекты районыбызда саклана торган табигать объектлары, экологик культура, экологик проблемалар һәм табигатьне саклау чаралары турында роликлар циклы булдыруны күздә тота.  Роликлар өчен материалларны яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең саклана торган табигать объектларына экскурсияләре барышында җыячакбыз, - диде проект авторы Ләйсән Фәит кызы.

- Районда яшәп, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкәннәр белән аралашканда, еш кына, туристлардан аермалы буларак, Кама Тамагы районында яшәүчеләрнең күпчелегенә районның саклана торган табигать объектлары турында белемнәр җитенкерәмәве күзәтелә.  Безнең төп бурыч – район халкына һәм кунакларына гади һәм үтемле формада табигать объектлары турында сөйләү. Табигать һәйкәлләре һәм тыюлыклары белән районда яшәүче егетләр һәм кызлар таныштырыр дип планлаштырыла. Роликлар яшүсмерләргә, яшьләргә Кама Тамагы районының һәм Татарстанның табигать объектларының экологик культурасын һәм кыйммәтен дөрес аңларга ярдәм итү максатыннан булдырыла.  Саклана торган табигать объектларында яшүсмерләр һәм яшьләр өчен күчмә съемкалар оештыру, җыелган материалны эшкәртү, роликлар ясау, трансляцияләр уздыру, видеоматериалны күрсәтеп, экологик акцияләр оештыру – бу алар өчен вакытны актив һәм күңелле уздыру, үз-үзләрен билгеләү мөмкинлеге. Киләчәктә балаларның экология һәм туризм белән бәйле һөнәр сайлавы яки яшьләр хәрәкәтенең актив әгъзалары булуы ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев