Унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язачак
Инша язу өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.
Татарстанда 16 меңгә якын, Кама Тамагы районында 68 унберенче сыйныф укучысы 1 декабрьдә йомгаклау иншасы язачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Укучы БДИга кертелгәнче йомгаклау иншасы язарга тиеш. Яхшы баллар югары уку йортларына кергәндә абитуриентның шәхси казанышы буларак исәпкә алыначак».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев