Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытуда яңа ысуллар куллану

30 март көнне Кама Тамагы татар урта мәктәбе базасында "Иҗат юллары" мастер-класслар фестиваленең зона этабы узды.

Аны Кама Тамагы районы мәгариф идарәсе оештырды, фестивальдә Апас, Тәтеш, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары укытучылары катнашты.

Мастер-класслар вакытында педагоглар укыту барышында куллана торган үз ысуллары белән уртаклаштылар.

Кама Тамагы урта мәктәбенең тарих укытучысы Лариса Варфоломеева дәресләрдә «кроссенс» ысулын куллану турында сөйләде. "Кроссенс" сүзе "мәгънәләр киселеше" дигәнне аңлата һәм тугыз квадраттан торган стандарт кырдан гыйбарәт, квадратларга сурәтләр урнаштырыла.

Тугыз сурәт шул рәвешле урнаштырылган ки, һәр сурәт үзенә кадәр һәм үзеннән соң урнаштырылган сурәт белән уртак элемтәгә ия, ә үзәктәге сурәт мәгънәсе буенча берьюлы берничә сурәтне берләштерә. Алар арасындагы элемтә  җиңелчә дә, шулай ук тирән дә булырга мөмкин.

Укучыларның бурычы – элемтәләрне аңлату һәм алар арасында ассоциатив чылбыр төзү. Лариса Александровна дәрестә мондый гадәти булмаган ысул куллану тарихның төп төшенчәләрен формалаштыруда ярдәм итә, интеллектны, эрудицияне үстерә һәм күзаллауны киңәйтә дип саный. Шуңа күрә ул аны  дәресләрендә актив куллана.

"Сарайдагы кискен үзгәрешләр" темасы буенча кроссенс үрнәге.

Укучылар кроссенс темасын билгеләргә һәм янәшә урнашкан рәсемнәр арасында элемтә табарга тиеш. Алар сарайдагы кискен үзгәрешләр һәм идарәчеләр чорын өстә сул якта урнашкан сурәттән башлап сәгать угы буенча әйтәләр – Екатерина I, Петр II, Анна Иоановна, Анна Леопольдовна, Иван VI, Елизавета Петровна, Петр III, Екатерина II кебек атыйлар. Петр Беренче сурәте, бу чорны башлаган, үзенең сәясәте һәм тәхет мирасы тәртибе турындагы указы белән аның өчен алшартлар булдырган патша буларак, уртада урнаштырылган.

Тәмте урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Коржова хезмәттәшләренә дәресләрендә куллана торган уен технологияләре турында сөйләде.

- Һәр укытучы балаларның дәрестә актив катнашуын тели. Педагогның бурычы – баланы кызыксындыру. Хәтта укуны авыр үзләштерә торган укучылар да уенга кушыла, - ди Ирина Павловна.

Мәгариф идарәсе методисты Аида Җиһаншина билгеләп үткәнчә, мондый чаралар педагоглар өчен бик файдалы һәм алар уңай тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә, ул фестивальдә катнашучыларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев