Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы һөнәре - сайлаган язмышы

Наилә Ибәтова һәр укучыга аерым якын килә белде.

Аның туган көне, Укытучылар көне кебек, октябрьнең беренче атнасына туры килә. Наилә Кәрим кызы Ибәтова 30 елдан артык гомерен педагогикага багышлаган һәм моңа беркайчан да үкенмәгән.

Ул кырыс  1943 елда туган, балачагы авыр сугыш  чорына һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән. Наилә Кәрим кызы беренче укытучысы Дия Владимировна Кленкованы рәхмәт сүзләре белән искә ала, ул үзенең укучысы өчен чын мәгънәсендә интеллигентлык һәм намуслылык үрнәге булган, язмабыз герое үзе дә булачак һөнәрендә бу сыйфатларга ия була.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Наилә Кәрим кызы Казан дәүләт университетының астрофизика факультетына укырга керергә карар итә, әмма конкурстан узмый…

- Алтмышынчы еллар башында мәктәпләрдә укытучылар җитмәде һәм мин Варварино мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башладым, - ди әңгәмәдәшем. - Уку елы тәмамлангач, математика укытучысы белгечлеге буенча Казан педагогика институтына укырга кердем…

Укуын тәмамланганнан соң, кыз юллама буенча күрше Чувашия Республикасына җибәрелә, ләкин гаилә хәле буенча Наилә Ибәтова туган поселогына әйләнеп кайта һәм Кама Тамагы балаларына математика фәнен укыта башлый, алтынчы сыйныф укучыларын физика нигезләренә дә өйрәтә.

- Институтта укыган чорда актив иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнгәнем турында белгәч, комсомол райкомына эшкә чакырдылар, тик мин баш тарттым, - ди Наилә Кәрим кызы, ул бу хакта тыныч сөйли: үз адымының дөреслегенә аның һичбер шиге юк. Бу хатын-кыз көчле характерга, нык ихтыяр көченә ия һәм шул ук вакытта ул бик игелекле һәм ихлас. Әлеге сыйфатлар аңа һәр укучысына якын килергә ярдәм итә дә.

Советлар Союзы таркалганнан соң, илебез һәм аның халкы өчен авыр чорда  балаларын криминаль хәлләр еш булып торган шәһәрдән ераккарак җибәрү өчен күп кенә әти-әниләр аларны райондагы әбиләренә кайтарып куярга карар итә, шунлыктан район үзәге мәктәбендә шәһәрләрдән кайткан балалар да укый башлый, шулай ук зур илебезнең элеккеге республикаларыннан күчеп кайткан гаиләләр саны да арта.

- Ул вакытта сыйныфымда 42 укучы белем алды, - дип сүзен дәвам итте Наилә Кәрим кызы. - Барлык дәресләр дә бер сыйныф бүлмәсендә узды, анда өстәмә җиһазлар куелды. Ата-аналар комитетына, аның рәисе Владимир Пчелинга бик рәхмәтлемен – алар тәрбия һәм дисциплина мәсьәләләрендә миңа чын терәк булды…

Әңгәмәдәшем бер әнинең гаҗәпләнүен искә ала: кызы үзе өчен яңа сыйныфка укырга килгәч, укытучы шунда ук аңа яңа коллективка күнеккәндә килеп чыга торган проблемалар белән уртаклашырга тәкъдим иткән – укучыларын кайгырту Наилә Кәрим кызы өчен һәрчак беренче урында була.

Укучылары да укытучыларын онытмый –  эшмәкәр Сергей Лядов аны беренчеләрдән булып туган көне белән котлады, калган каматамагылылар да үзләренә дөрес юл  күрсәткән яраткан педагогларына сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Сания Абзал кызы Сиразаева да хезмәттәше турында онытмый һәм аны ел да туган көне белән котлый, аның улы – район үзәгендә танылган эшмәкәр Наил Сиразаев – шулай ук Наилә Кәрим кызының укучысы. 

- Педагогик коллективыбыз бик тату иде, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Тәҗрибә уртаклаштык, бер-беребезгә ярдәм иттек…

Пенсиягә чыккач та, ул укучыларының һәм аларның әти-әниләренең генә түгел,  аны һәвәскәр чәчәк үстерүче буларак та белгән җирле халыкның да хөрмәтен казанган. Наилә Кәрим кызы үзенең йорт яны участогында авыл халкы өчен гадәти булган яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларын гына түгел, күзләрне иркәли торган чәчәкләр дә үстерә, арада матурлыклары һәм атамалары буенча сирәк очрый торганнары да бар.

«Южная Околица» территориаль-иҗтимагый үзидарә Советы әгъзалары Наилә Ибәтованы туган көне белән котладылар, аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев