Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар өчен сыйныф сәгате

Язгы каникулның беренче көне Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары өчен уку көне кебек үк киеренке булды. Бу көнне мәктәптә "Тәрбия барышын мәгълүмати-технологик баету" темасына укытучылар өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Гадирәк итеп әйткәндә заманча гаджетлар укытучыларга һәм укучыларга мәктәп программасын җиңелрәк һәм сыйфатлырак итеп үзләштерергә ничек ярдәм итә. Чара мәктәп фойесында...

Язгы каникулның беренче көне Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары өчен уку көне кебек үк киеренке булды.

Бу көнне мәктәптә "Тәрбия барышын мәгълүмати-технологик баету" темасына укытучылар өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Гадирәк итеп әйткәндә заманча гаджетлар укытучыларга һәм укучыларга мәктәп программасын җиңелрәк һәм сыйфатлырак итеп үзләштерергә ничек ярдәм итә. Чара мәктәп фойесында башланып, рекреация һәм кабинетларда дәвам итте. Быел мәктәпләргә берничә юнәлештә эшләргә туры киләчәк. 2015 ел- әдәбияты елы да, физика елы да. Татьяна Гращенкова тел укытучыларының аны ничек каршы алулары, нәрсә белән гаҗәпкә калдырачаклары һәм кызыксындырачаклары турында сөйләде. Татьяна Николаевна мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән интернет ресурслары ярдәмендә ничек эшләвен дә күрсәтте. Икенче катта укучылар укытучылар белән бергә мәктәпнең спорт казанышларын, физиканың безне бала чактан ук әйләндереп алуын, IT- технологияләрнең профориентация эшендә кулланылуын, өлешчә психологны алыштыра һәм табигый-фәнни цикл фәннәрен аңларга ярдәм итүен күрсәтте.

Аннары укытучылар мәктәпнең актлар залына җыелды, анда укучылар заманча гаджитларны укуда гына түгел, сәхнәдә дә кулланып булуын күрсәтте. Затон һәм Рудник мәктәбе укытучылары укыту барышында аларны ничек кулланулары турында сөйләде. Чараның пленар өлешенә йомгакны мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров ясады. "Әле күптән түгел генә без укытуны канун кебек күзалладык, хәзерге гасыр башында "хезмәттәшлек педагогикасы" үсә башлаган булса, без бүген укучыларга максимум ирек тәкъдим итәбез. Шуның өстенә мәгълүмати компьютер технологиясе (ИКТ) тармагында балалар кайвакыт укытучыларын да уздырып җибәрәләр. Хәзерге шартларда без укытуны мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Кама Тамагы урта мәктәбе бүген безгә укучыларга белем бирү һәм тәрбияләүдә заманча гаджидларны куллану, алар ярдәмендә процессны кызыграк һәм тулырак итү турында тәҗрибә уртаклашачак".

Аннары педагоглар кабинетларга таралды, анда алар ИКТ куллану белән мастер-класслар күрсәтте. Мәктәп подвалында җиһазландырылган "Робототехника" кабинеты кунаклар өчен дә, укучылар өчен дә иң кызыклысы булгандыр, мөгаен. Быелгы уку елында мәктәп грант отты, аның ярдәмендә техник конструкцияләү өчен 16 комплект җиһаз сатып алынган. Ә шушы көннәрдә генә аңа өстәмә рәвешендә мәктәп интерактив комплекска ия булды, ул интерактив өстәл кебек тә, такта кебек тә кулланыла.

Беренче сыйныфта чит телләр укытучысы Марита Ившина телне өйрәнүнең беренче елында ук балаларның төрле мавыктыргыч IT-программалар кулланып, үзләренең чит ил сүзләре запасын тулыландыруын күрсәтте. Оригами әзерләү барышын документкамера ярдәмендә җентекләп күрсәтергә була. Мәктәп шәфкать туташы Люция Кәримова заманча җайланмаларның медицина тикшерүен гади һәм төгәл башкаруын күрсәтте. Сыйныф сәгате информатика кабинетында тәмамланды, анда укучылар үзләре җыйган җайланманы күрсәтте.

Биредә үк йомгак ясалды. Кунакларга күргәннәре буенча үз фикерләрен әйтү мөмкинлеге бирелде. Александр Сорокин: «Миңа барысы да ошады. Минемчә, мәктәп "IT -компетенция мәктәбе" исемен аклады". Ольга Сорокина: "Яңа технологияләр укучыларны, ә аларга безне яхшырак аңларга мөмкинлек бирүен аңлау күңелле". Татьяна Луконина: "Ике сәгать эчендә әллә никадәр уңай тәэсир һәм эш өчен практик идеяләр алдык". Карина гыйззәтова, Затон мәктәбе укучысы: "Миңа бик ошады. Дәрестә үз кулларыбыз белән кызыклы җайланма җыйдык". Илшат Гомәров: "Бүген без уйланылганны күрдек. Төгәлрәге, укыту барышында яңа технологияләрне ничек кертүне күрдек. Мин моңа бик шат".

Ахырдан укытучылар алдында МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов чыгыш ясады. Мин укытучыларның һәрвакыт бар нәрсәдән хәбәрдар булырга кирәклеген аңлауларын телим. Әгәр бүген сез социаль челтәр аша укучыларыгыз белән аралашу өчен вакыт тапмыйсыз яки теләмисез икән, иртәгә сез үз укучыларыгыздан калышачаксыз. Интернетта көн саен яңа ресурс барлыкка килә. Моны шунда ук игътибарга алырга, вакыт белән бергә атларга, димәк, укучыларыгызның нәрсә белән кызыксынуларын белергә кирәк. Сез шулай гына аларның тәртипләрен контрольдә тота һәм эшегезнең ахыргы нәтиҗәсенә- укыту сыйфатына йогынты ясый алачаксыз".

Павел Николаевич ТР мәгариф министры урынбасары катнашындагы видеоконференция йомгакларын яктыртты, системада алда көтелгән үзгәрешләр һәм районның кайсы мәктәпләре һәм спорт корылмалары реконструкция һәм капиталь ремонт буенча Федераль һәм республика программаларына эләгүе турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев