Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвеше яклы

Районның ике мәктәбе республика бәйгесендә җиңү яулады.

Сөйки һәм Рудник мәктәпләре “Имин мәктәп” республика бәйгесе җиңүчеләре булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгесендә республиканың 26 районыннан мәктәпләр катнашты. Бәйгегә мәктәпләрнең наркоманияне кисәтү буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча бөтен республикадан 10 җиңүче билгеләнде, алар арасына безнең районның да ике мәктәбе керде. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина тантаналы шартларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Педагоглар наркоманияне кисәтү буенча профилактик белем бирү программаларын тәкъдим иттеләр, профилактика отрядлары һәм яшь армиячеләр отрядларының эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Алар үз презентацияләрендә балаларны һәм яшүсмерләрне спортка җәлеп итүнең начар гадәтләрне кисәтү чаралары арасында нәтиҗәле ысулларының берсе булуын дәлилләделәр. Мисаллар аша бу юнәлештәге эшнең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр.

Ун җиңүче арасында Рудник урта мәктәбе директоры Гөлүсә Хәсәнова һәм Сөйки мәктәбенең директор урынбасары Ольга Сорокина да бар иде. «Бу безнең мәктәпнең конкурста икенче җиңүе, - диде Гөлүсә Илсур кызы.- 177 биттән торган альбом әзерләдек, анда укучыларыбызның наркотик матдәләр куллануын булдырмау буенча мәктәбебездә эшнең ничек корылганын күрсәттек. Мәктәптә әлеге темага карата укучылар белән бик күп дәресләр, чаралар уздырыла, наркотиклар, алкоголь һәм тәмәкенең зыяны турында балалар белән даими сөйләшәбез. Әлбәттә, эшебезнең югары бәя алуына без бик шат. Сәхнәдә җиңүчеләр арасында булу бик күңелле, зур дәрәҗә. Бу – бөтен командабызның казанышы, мәктәпнең барлык педагогик коллективының җиңүе.

Чара югары дәрәҗәдә узды, барысы да шәп булды. Әлеге конкурста киләсе елда да катнашырга телибез».

«Җиңүебез дипломга лаек булуда гына түгел, иң мөһиме: конкурс материалларын әзерләү барышында психоактив матдәләр куллануны профилактикалау буенча эшнең дөрес төзелгәнлеге төгәл аңлашылды: яшүсмерләребез әйләнә-тирә социаль мохитнең тискәре факторларына каршы тора, сәламәт яшәү рәвеше өчен үз карашын формалаштыра һәм катгый рәвештә «Наркотикларга – юк!», «Алкогольгә –  юк!», «Тәмәке тартуга – юк!” - дип әйтә ала. Димәк, эшләвебез юкка түгел!», - диде Сөйки мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Сорокина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев