Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар арасында “IT-чемпион” конкурсы

1 мартта гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында "IT-чемпион" республика конкурсы старт алды. Конкурсны оештыручылар ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы. Конкурс дәвамында укучылар үзләрен "Иң актив укучы" һәм "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" номинацияләрендә күрсәтә ала. "Иң актив укучы" номинациясендә укучылар ата-аналарына usludi.tatarstan.ru ТР...

1 мартта гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында "IT-чемпион" республика конкурсы старт алды. Конкурсны оештыручылар ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы.
Конкурс дәвамында укучылар үзләрен "Иң актив укучы" һәм "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" номинацияләрендә күрсәтә ала.
"Иң актив укучы" номинациясендә укучылар ата-аналарына usludi.tatarstan.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә ярдәм итеп, шәхси кабинет булдыра һәм шуның аша түләүләр түли. Аңа шәхси кабинет теркәгән өчен һәм хезмәтләр порталы аша өлкәннәрнең һәр транзакциясе өчен баллар исәпләнә.
Конкурс дәвамында укучылар тупланган балларны бүләк һәм сувенирларга алыштыра ала. Укучылар тупланган баллар санын һәм алырга мөмкин булган призларны ТРда электрон мәгариф системасында шәхси кабинетта карый ала. Бүләкләр исемлеге даими тулыландырылып торачак.
Конкурс 2013 ел дәвамында 3 этапта узачак: 1 марттан 24 майга кадәр; 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр; 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр.
Конкурсның һәр этабы ахырында һәр муниципаль районда иң актив укучылар (беренче өч урын) ipad планшетлар белән бүләкләнәчәк.
"ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" номинациясендә катнашып, укучылар үзләренең иҗади идеяләрен, программалаштыру, дизайн сәләтен күрсәтә, сервис һәм электрон хезмәтләргә кызыклы тәкъдимнәр кертә ала. Җиңүчеләр берничә категориядә билгеләнә: "Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип", "Иң яхшы видеоролик", "Иң яхшы презентация", "OC Android" өчен мобиль тәкъдим". Бу номинациядә укучылар үз эшләрен "ТРда электрон мәгариф" системасына урнаштыра. IT экспертлары һәр категориядән 10 иң яхшы эшне сайлап алачак. Ул "ТРда электрон мәгариф" системасында укучылар арасында on-line тавыш бирү өчен куелачак. ipad планшетлар алачак җиңүчеләрне дә укучылар үзләре сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев