Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калды

Бүгеннән район мәктәпләренең 9 һәм 11 сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе старт алды, алар 9 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу уку елында район мәктәпләрен 68 унберенче сыйныф укучысы һәм 137 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлаячак. Барлык имтиханнар да, нигездә, Кама Тамагы урта мәктәбе базасында узачак. Инглиз теле, химия, география, әдәбият кебек фәннәрне безнең укучылар Югары Ослан районында тапшырачак.

- Быел БДИ һәм ТДИ формасында сынау имтиханнары күп узды, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурзия Җиһаншина. - Чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри фәннәр – математика һәм рус теле буенча гына түгел, тарих, география, биология кебек фәннәрдән дә имтиханнарда үз көчләрен сынап карадылар.

- Бу ел башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

- Пандемия сәбәпле, быелгы 11 сыйныф укучылары 2020 елда ТДИ тапшырмады. Сынау рәвешендәге имтиханнарны исәпкә алмаганда, аларның мондый имтиханнарда катнашу тәҗрибәсе юк, күпләр имтиханга психологик яктан әзер түгел.

Шулай ук 2022 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары – 1 нче сыйныфтан ук федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә укыган укучылар. Алар өчен КИМнар да алган белемнәрне көндәлек тормышта куллану өчен күбрәк ориентлашкан. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучылары һәр биремгә аңлы рәвештә якын килергә тиеш.

Информатика буенча имтихан яңача узачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары биремнәрне компьютерда башкарачак.

- Безнең һәм тагын берничә район адресына укучылар БДИ яки ТДИ формасындагы имтихан тапшыруда туган телне сайламыйлар дигән тәнкыйть яңгырады. Ни өчен? Сез ничек уйлыйсыз?

- Гомумән, безнең мәктәпләрдә туган тел бик яхшы укытыла, элек мәктәп укучылары аны имтиханнарда сайлый иде, хәтта берничә чыгарылыш сыйныф укучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлады. Шулай да хәзер безгә бу юнәлештә педагоглар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән эшләргә туры киләчәк.

- БДИ нәтиҗәләре нинди булыр?

- Әйтүе авыр. Кама Тамагы урта мәктәбе, В.П. Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе һәм Советлар Союзы Герое М. А.Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет мәктәбен тәмамлаучы сигез укучы «Укуда аеруча зур уңышлар өчен» медаленә дәгъва кыла һәм без аларның үз белемнәрен исбатлавына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев