Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучысы нинди, укучысы шундый

Тәмте урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, тарих укытучысы Марина Кудрявцева ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзасы куелган Мактау грамотасы һәм ТР Эчке эшләр министрлыгыннан ноутбук алды. ТР ЭЭМ һәм ТР Министрлар Кабинеты белән берлектә оештырылган «Закон территориясе» проектлары конкурсында Марина кудрявцева икенче урын алды. Әмма бу уку елы ахырында...

Тәмте урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, тарих укытучысы Марина Кудрявцева ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзасы куелган Мактау грамотасы һәм ТР Эчке эшләр министрлыгыннан ноутбук алды.

ТР ЭЭМ һәм ТР Министрлар Кабинеты белән берлектә оештырылган «Закон территориясе» проектлары конкурсында Марина кудрявцева икенче урын алды. Әмма бу уку елы ахырында укытучының бердән бер уңышы түгел. Кичә ул өч укучысы белән Мәскәүгә юл тотты. Аның укучылары Чулпан Биккенина, Екатерина Карлова һәм Кристина Кудрявцева «Минем закон чыгару иҗатым» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабына китте. Алар Россия Федерациясе Дәүләт Думасында үз проектларын яклаячак. Аларга уңышлар теләп калыйк, бәлки, аларның эше Россиянең яңа законнарына нигез булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев