Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Туган тел атналыгы

Туган телебезне укучыларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү. Без укучыларыбыз өчен укытучы апа гына түгел, без - киңәшче дә, ярдәмче дә. Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы...

Туган телебезне укучыларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Без укучыларыбыз өчен укытучы апа гына түгел, без - киңәшче дә, ярдәмче дә. Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без дә үз телебезне яхшы белергә тиеш. Безнең педагогик эшчәнлек укыту кысаларында гына калмый, укыту-тәрбия эшендә сыйныфтан тыш эшләргә дә зур әһәмият бирелә. Укучыларыбызны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Ел саен уздырыла торган Туган тел атналыгы, Тукай шигырьләрен уку кичәләре, "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре, "Татар егете", "Татар кызы" бәйгеләре, Әлифба бәйрәмнәре, юбиляр язучыларга әдәби кичәләр укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйный. Сыйныфтан тыш щлеге чаралар укучыларның сәләтен ачуда һәм үстерүдә, татар теленә булган ихтыяҗларын кәнагатьләндерүдә ярдәм итә.

Быел да 21 февраль - Туган тел көне аерым программа нигезендә үткәрелде. Туган тел атналыгы кысаларында мәктәбебездә дә һәм авылара үзәк китапханәсе белән берлектә төрле чаралар үткәрелде. 7А сыйныфы (татар төркеме) укучылары (җитәкчесе Шакирова Л.И.) Т.Миңнуллин музеенда Т.Миңнуллинның "Иптәш командир" пьесасын сәхнәләштерде. Мәктәбебездә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган музыкаль әдәби-кичә уздырылды. Бу кичәдә 3Б, 4, 5, 6Б, 7А сыйныфы (татар төркеме) укучылары активлык күрсәтте. Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде, җырларын башкарды. Бу кичә бик эчтәлекле һәм күңелле булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән республика бәйгесенең район этабында безнең мәктәбебездән дә 32 укучы катнашты. Бәйгедә укучыларыбыз үзләрен сынатмады. Һәр яшь категориясе буенча урыннар билгеләнде. 9-11 яшькә кадәрге балалар арасында 1 урынны 3Б сыйныфы укучылары Рәзилә Бикмуллина, Араксия Кетцян, 2 урынны- 3Б сыйныфы укучысы Рүзәл Галиев, 4 сыйныф укучысы Камилә Хәйруллина, 3 урынны- 4 сыйныф укучысы Лениза Биккенина, ә 12-14 яшькә кадәрге укучылар арасында 1 урынны- 8А сыйныфы укучылары Алия Нигъмәтҗанова һәм Наилә Хананова, 2 урынны- 7А сыйныфы укучысы Регина Нафигова, 3 урынны 7А сыйныфы укучысы Ксения Яшина, 8А сыйныфы укучысы Дарина Семагина яулады. Укучыларыбыз бик шатланды. Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган "Яшәү белән үлем арасында" дип аталган ретро-кичә үткәрелде. Бу кичәдә 4, 5, 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар Н. Дәүли шигырьләрен яттан сөйләделәр.

20 нче февральдә Туган тел көне уңаеннан авылара үзәк китапханәдә"Татар кыз - милләтебез киләчәге" дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Бу түгәрәк өстәлдә мәктәбебездән 9, 10, 11 сыйныфта укучы кызларыбыз һәм татар теле укытучылары катнашты. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү кыз баланы дөрес тәрбиялибезме, аңа туган телдә бишек җыры җырлыйбызмы, гаилә учагын сакларга сәләтле чын хатын-кыз, тугрылыклы хатын, яхшы ана итеп үстерү серләрен беләбезме, дигән сорауларга фикер алышынды. Туган тел атналыгында иң актив катнашкан сыйныф укучылары һәм укытучылар мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев