Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Туган авылыма эшкә ашыгам

Эльмира Гыйззетдинова сигезенче ел Олы Салтыкның «Шатлык» балалар бакчасын җитәкли.

Ул үзе тумышы белән шушы авылдан, әмма Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Олы Мәрәтхуҗа егетенә кияүгә чыга һәм Туфан Миңнуллинның туган авылында яши башлый.

Белеме буенча филолог, 18 ел башлангыч мәктәпкә  җитәкчелек итә, мәктәп карамагына тапшырган драматургның туган йортында белем нигезләрен бирә.

Әмма мәктәп ябыла һәм мөгаллимә туган мәктәбенә кайтып, анда татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Шул ук вакытта ул директор урынбасары буларак зур тәрбия эше алып бара.

- 2015 елда район мәгариф бүлегенең  элеккеге җитәкчесе Илшат Гомәров мине балалар бакчасы мөдиренә күчәргә күндерде, - дип сөйли Эльмира Шаһитовна. Миңа кадәр Нурия Йосыпова бакча белән җитәкчелек итте. Ул бик яхшы эшләде. Шул вакытта аның хезмәт стажы 30 елдан артык иде. Ләкин аның югары белеме булмау сәбәпле, яңа таләпләр буенча җитәкче була алмый иде. Ул хәзер дә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Олы Салтыктагы мәктәпнең ябылуын, ә балалар бакчасы элеккечә эшләвен исәпкә алсак, язмабыз героеның эшне алыштырырга ризалашуы дөрес карар булган. Бүген балалар бакчасында төрле яшьтәге биш бала тәрбияләнә. Тугыз кеше балалар тулы үсеш, яхшы туклану алсын һәм бу вакытта җылыда һәм куркынычсызлыкта булсын өчен барысын да эшли.

Зур ике катлы бинада балалар бакчасы белән бергә фельдшер-акушерлык пункты  һәм авыл җирлеге урнашкан.

Күптән түгел Эльмира Шаһитовна тормыш иптәшен югалткан, аның белән ике кыз тәрбияләп үстергән алар. Бүгенге көндә каенанасы белән бергә яши, аның белән бик җылы мөнәсәбәттә.

Элек ирем мине эшкә йөртә иде, хәзер я җәяү, я юлда очраган машинага утырып барам. Бик үк уңайлы булмаса да, иң мөһиме балалар бакчасы эшли, димәк, миңа балалар һәм хезмәткәрләр янына ашыгырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев