Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбиячеләр киңәшмәсе

18 августта дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә кую шарталарында мәктәпкәчә белемне үстерү кысаларында Кама Тамагы штпның "Салават күпере" балалар бакчасында муниципаль район мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмалары тәрбиячеләренең "Мәктәпкәчә яшьтәге белемнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә кую шартларында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүне үстерүнең стратегик юнәлешләре" темасына август киңәшмәсе булды. Семинар 2013-2014 уку...

18 августта дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә кую шарталарында мәктәпкәчә белемне үстерү кысаларында Кама Тамагы штпның "Салават күпере" балалар бакчасында муниципаль район мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмалары тәрбиячеләренең "Мәктәпкәчә яшьтәге белемнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә кую шартларында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүне үстерүнең стратегик юнәлешләре" темасына август киңәшмәсе булды.

Семинар 2013-2014 уку елында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрендә үткәрелгән чаралар йомгаклары буенча презентация күрсәтүдән башланды. Укыту-тәрбия эше буенча "Мәгариф бүлеге" МКУ җитәкчесе урынбасары Нурзия Җиһаншина мәктәпкәчә белем бирү педагогларын яңа уку елы башлану белән котлады. "Салават күпере" балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева ФГОС буенча ТР ИРО курсларында алган белеме турында сөйләде. Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре мөдирләре мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар территорияләре дизайны һәм яшелләндерү буенча тәҗрибә уртаклашты. Аннары тәрбиячеләр үзләренең методик темалары буенча чыгыш ясады. Киңәшмә ахырында кунаклар оештыручыларга рәхмәт белдерде, мондый очрашуларның яңа тәҗрибә тупларга, үз эшләнмәләрең белән уртаклашырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев