Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Укытучылар көне белән котлады

«Һәр көн укучыларыгызның күңелләренә миһербанлык, хаклык, мәхәббәт орлыклары чәчегез, игелеклелек рухы белән сугарыгыз, шытып чыккан хисләрне күңел җылыгыз белән саклап кына үстерегез. Еллар узгач, бу үсентеләр, һичшиксез, чәчәк атарлар, җимешләре белән куандырырлар», диелә котлауда.

Кадерле укытучылар, хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләремне  җиткерәм!

Үз гомерен иң изге эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга  ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

Техника, ясалма интеллект үсеш алган заман укытучы алдына бик зур таләпләр куя. Ләкин баланың күңелен аңлый белүче, белемгә омтылыш уятучы, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче, кечкенә генә уңышларын да күреп сөенүче  укытучыны бер генә супертехника да, электрон мәктәп тә алыштыра алмый.  Яхшы  укытучы – энҗе бөртеге кебек, кайда гына булса да,  үз сыйфатларын югалтмый. Кояш юмартлыгы белән күңел җылысы өләшә, пәйгамбәрләр ихласлыгы белән белем тарата, аналар сабырлыгы белән шәхес тәрбияли. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – һәрвакыт мөгаллимнәр кулында.

Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!

Хөрмәтле мөгаллимнәр! Һәр көн укучыларыгызның күңелләренә миһербанлык, хаклык, мәхәббәт орлыклары чәчегез, игелеклелек рухы белән сугарыгыз, шытып чыккан хисләрне күңел җылыгыз белән саклап кына үстерегез. Еллар узгач, бу үсентеләр, һичшиксез,  чәчәк атарлар, җимешләре белән куандырырлар.

Изге эшегездә сезгә сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары, нык ихтыяр көче телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев