Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Төп педсовет

Быел укытучыларның август киңәшмәсендә "Районда белем бирү системасын үстерүдә заманча тенденция" төп тема булды. Узган пәнҗешәмбедә пленар утырышта укытучылар яңа уку елына төп бурычлар билгеләде. Конференциянең өченче эш көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, КФУның филология һәм психология институтлары директорлары Рәдиф Җамалетдинов һәм Айдар...

Быел укытучыларның август киңәшмәсендә "Районда белем бирү системасын үстерүдә заманча тенденция" төп тема булды.

Узган пәнҗешәмбедә пленар утырышта укытучылар яңа уку елына төп бурычлар билгеләде. Конференциянең өченче эш көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, КФУның филология һәм психология институтлары директорлары Рәдиф Җамалетдинов һәм Айдар Кәлимулин, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашты. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров хезмәттәшләре алдында эшкә йомгак ясады. Ул үзенең чыгышында укытучылар эшендә уңай алга китешне билгеләп үтте. Болар - БДИ нәтиҗәләрендә уңай динамика, укытучылар, тәрбиячеләр һәм аларның укучыларының актив иҗат эше һәм, нәтиҗә буларак, бу юнәлештә сизелерлек уңышлар ирешү. Белем бирү тармагында яңа объектлар төзелеше һәм булганнарына реконструкция район һәм республика җитәкчелегенең әлеге тармак үсешен күзәтеп торулары һәм моңа актив ярдәм итүләре турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев