Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тиздән мәктәпкә. Ата-аналар һәм педагоглар игътибарына

Тиздән мәктәпкә. Балалар бу очрашуны күптән көтә. Ул ничек булыр, күбесенчә сезгә бәйле. Мәктәп сайтына керегез, үзегезне кызыксындырган мәгълүматларны карагыз, мәктәп директоры отчетын укыгыз. Җавап алырга теләгән сорауларыгыз исемлеген төзегез. Мәктәпкә барып, аның яңа уку елына әзерлеген үзегез карагыз. Яңа уку елында балаларны нинди яңалыклар көтүе белән кызыксыныгыз, балалар дәреслекләрне...

Тиздән мәктәпкә. Балалар бу очрашуны күптән көтә. Ул ничек булыр, күбесенчә сезгә бәйле.

Мәктәп сайтына керегез, үзегезне кызыксындырган мәгълүматларны карагыз, мәктәп директоры отчетын укыгыз. Җавап алырга теләгән сорауларыгыз исемлеген төзегез. Мәктәпкә барып, аның яңа уку елына әзерлеген үзегез карагыз. Яңа уку елында балаларны нинди яңалыклар көтүе белән кызыксыныгыз, балалар дәреслекләрне түләүсез алачакмы һәм аларны кайчан таратачаклар? Болар китапларны карап чыксын өчен уку елы башланганчы алу яхшырак. Баланы мәктәпкә әзерләгез. Әгәр беренче сыйныфка барсагыз, мәктәпкә барып килегез, балага булачак классын күрсәтегез. Мәктәп тормышы кагыйдәләрен аңлатыгыз. Үзегезнең мәктәп дусларыгызны искә төшерегез. Сез алар белән ничек уртак тел таптыгыз? Мәктәп дуслыгы турында сөйләгез. Шулай ук баладан аның нәрсә алырга теләвен сорагыз һәм кибеткә керегез. Психолог-белгеч фикере буенча, мәктәпкә баруны чираттагы стресс түгел, бәйрәм ясагыз. Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә соң? Белгечләр менә нәрсә киңәш итә. Август аенда баланы даими рәвештә мәктәп тәртибенә күчерергә кирәк. Яңа уку елы башланырга ике-өч атна калганда баланы 15-20 минут иртәрәк яткырырга һәм иртәрәк уятырга кирәк. Баланы укытучы биргән китапларны укымаганы өчен җәза бирелә, дип куркытмагыз. Болар тәкъдимнәр генә. Бала көн саен якынча көнгә 30ар минут үзе өчен катлаулы булган фәннәрне кабатлау белән шәгыльләнсен. Аны теләсә нинди вак-төяк өчен дә мактагыз. Болар үз көченә ышану булдырачак һәм аның эш сәләтен арттырачак. Кием-салым һәм мәктәп кирәк-яракларын сатып алуны соңгы көнгә калдырмагыз, бала аларны үзе сайлап алсын. Җәйге каникулның соңгы көннәрендә балалар белән экскурсияләргә, күргәзмәләргә барыгыз. 1 сентябрьдә нинди дә булса гадәти булмаган чара уйлап табыгыз, мәсәлән, гаилә газетасы чыгарыгыз, мәктәп тормышы фотоальбомы, бүлмәне шарлар белән бизәгез, бәйрәм өстәле әзерләгез, бүләк сатып алыгыз. Бәлки, болар гаилә традициясенә әверелер. Бала мәктәпкә куркып түгел, шатланып һәм теләк белән барырлык булсын. Яңа уку елы белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X