Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Теорияне практика белән

15 февральдә сөйки урта мәктәбендә «Мәктәптә хокук тәртибен бозуларны, укучыларның асоциаль тәртибен кисәтү буенча эш системасын формалаштыру» темасына муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында укытучылар өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Сөйки мәктәбе кояшта бәсләре елтырап торган, шактый гына үсеп киткән наратлары, шулай ук авыл мәктәбенең җылы, уңайлы атмосферасы белән каршы алды....

15 февральдә сөйки урта мәктәбендә «Мәктәптә хокук тәртибен бозуларны, укучыларның асоциаль тәртибен кисәтү буенча эш системасын формалаштыру» темасына муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында укытучылар өчен сыйныф сәгате үткәрелде.
Сөйки мәктәбе кояшта бәсләре елтырап торган, шактый гына үсеп киткән наратлары, шулай ук авыл мәктәбенең җылы, уңайлы атмосферасы белән каршы алды. Җылы караш укытучылар һәм укучыларның шат йөзләрендә, кояш яктырткан актлар залында да, чараның бай, кызыклы программасында да сизелде. Сәламләүдән соң мәктәп директоры Елена Калеева, укытучылар шунда ук сыйныфларга таралышты, анда укытучылар волонтерлар, спорт секцияләрендә һәм иҗади берләшмәләрдә катнашучылар белән бергә укучыларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен күрсәтте. Болар - чаңгы спорты, баян классы буенча музыка мәктәбе дәресләре, өстәл теннисы, камыр пластикасы, ирекле «Ключ» берләшмәсе һәм «Забота» хокук тәртибен кисәтү отряды.
Аннары укытучылар янәдән актлар залында очрашты. Анда Тәтеш педагогия көллияте директоры Татьяна Адаева чыгыш ясады. Ул Суз һәм сөйки мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә эшләүләре, укучыларының көллияттәге казанышлары һәм уңышлары турында сөйләде.
Чараның пленар өлешен мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров ачты. Ул узган атнада Яр Чаллыда мәгариф министрлыгының йомгаклау коллегиясе турында сөйләде. «Тулаем алганда, безнең район республика фонында күпчелек күрсөткечлөр буенча яхшы урында, өмма эшлисе эшлөребез шактый өле, - дип билгелөп үтте Илшат өфөнде. - Мәсәлән, SMS-балалар программасында без 47 район арасында 3 урында торабыз, «Әйдаманлык нигезләре» буенча күрсәткечләребез яхшы, яшүсмерләр арасында хокук тәртибен бозуларны кисәтү планында безнең күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән, физкультура-савыктыру эшен оештыруда кимчелекләр бар».
Тәрбия эше буенча ИМЦ методисты Владимир Осминин кайбер мәктәпләрнең кисәтү эшен гамәлгә ашыру буенча уңай эшләнмәләре турында кыскача сөйләп үтте. Мисал сыйфатында Затон урта мәктәбе аталды. Аның директоры Александр Сорокин укучылар спартакиадасы кысаларында ярышларны оештыруда ДЮСШ кимчелекләренә игътибар бирде.
Катнашучылар алдында «Кама Тамагы» полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин чыгыш ясады. Ул бүген районда наркотик матдәләрне актив тарату һәм куллануны билгеләп үтте, нәтиҗәсе буларак, СПИД, С гепатиты белән авыручылар саны арта. «Хокук тәртибен бозуларны кисәтү буенча сез күтәргән проблема бүген аеруча көнүзәк, - диде ул, - безнең барыбызгада: укытучыларга да, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә, әлбәттә, ата-аналарга да бу проблема өстендә җитди уйланырга кирәк. Элемтәләрне контрольдә тоту, яшүсмерләрнең буш вакытын калдырмау - безнең уртак бурыч әнә шул».
Аннары укытучыларга башка төркемнәрдә эшләү тәкъдим ителде. Һәрберсе өчен үз проблемасы билгеләнде. Бурыч - әлеге проблеманы бергәләп хәл итү. Укытучылар бала өчен куркынычсыз киңлек булдыру мәсьәләсен хәл итте, авыр гаиләләр белән эшләү формасын эзләде, җәмәгатьчелек белән элемтәне җайга салды, балалар җәмәгать оешмалары ролен ачты. Муниципаль район башлыгы Зөфәр гарәфиев укытучылар эшенә йомгак ясады. Ул әлеге сыйныф сәгатенең төрбиягө авыр бирелүче балалар белән эш итүдә күп кенә нечкә урыннарны ачыклауны билгелөп үтте. Әмма шулай да бу юнәлештә эшнең төп алымнары - ата-аналар белән тыгыз элемтә, балалар һәм яшүсмерләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, районда моның өчен киң мөмкинлекләр бар.
Илшат Гомәров йомгаклау резолюциясен укыды. Ул район мәгариф учреждениеләрендә хокук тәртибен бозуларны кисәтүнең төп адымнарын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X