Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Телим, булдырам һәм кирәкне берләштерү өчен нишләргә

12 декабрьдә Затон урта мәктәбендә укучылар сәламәтлеген ныгыту һәм саклап калу мәсьәләсендә гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлегенә багышланган республика семинары булды. Семинар эшендә укучылар, ата-аналар, мәктәп психологлары һәм тәрбия эше буенча лиректор урныбасарлары катнашты. Дәресләр берүк вауытта өч төркемдә башлангыч сыйныф, урта звено һәм өлкән сыйныф укучылары әти-әниләр һәм укытучылары өчен...

12 декабрьдә Затон урта мәктәбендә укучылар сәламәтлеген ныгыту һәм саклап калу мәсьәләсендә гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлегенә багышланган республика семинары булды.

Семинар эшендә укучылар, ата-аналар, мәктәп психологлары һәм тәрбия эше буенча лиректор урныбасарлары катнашты. Дәресләр берүк вауытта өч төркемдә башлангыч сыйныф, урта звено һәм өлкән сыйныф укучылары әти-әниләр һәм укытучылары өчен үткәрелде. Семинарны ачкан практикумны кадет мәктәбе психологы Марина Маркина, Казанның 3нче гимназиясе психологы Анна Миңневәлиева һәм укытучы-психолог, ТРның "Параллель" мәктәп психологлары ассоциациясе директоры Зльвира Башлай үткәрде. Мәктәп психологлары республика ассоциациясе мәктәп директоры Александр Сорокин һәм мәктәп психологы Татьяна Шулаеваны актив хезмәттәшлек өчен билгеләп үтте. Эльвира Хәмзә кызы аларга рәхмәт хатлары тапшырды. Семинар эше актлар залында дәвам итте. Биредә мәктәп психологлары һәм кунаклар тәҗрибә уртаклашты, тәрбия мәсьәләлрен хәл итү юлларын эзләде, мастер-класслар күрсәтте. Семинар эшенә йомгакны Эльвира Башлай һәм Александр Сорокин ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев