Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тату мәктәптә матур бәйрәм

Районның барлык мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме булып үтте. Без бу көнне кечкенә, ләкин бик тату Кирельский төп мәктәбендә булдык.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, биредә бәйрәмгә бөтен авыл белән әзерләнәләр. Чөнки соңгы кыңгырау ел буе белем алган, яңа җаваплы тормышка күнегеп килүче беренче сыйныф укучылары өчен дә яңгырады.

Алар чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шигырьләрдән торган бик матур чыгыш әзерләгәннәр, лаеклы чыгыш ясап, барысын да аңлаешлы итеп, тотлыкмый-төртелмичә сөйләделәр.

Дүртенче сыйныф укучылары да башлангыч мәктәп белән саубуллашты, аның турында искиткеч җыр башкардылар, беренче укытучыларына атап шигырьләр сөйләделәр һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар.

Быел мәктәпне тугызынчы сыйныф укучылары тәмамлый. Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Макарычевның оныкчыгы Игорь Макарычев, киләчәктә янгын сүндерүче булу өчен Тәтеш гражданнарны яклау колледжына укырга керергә планлаштыра. Никита Балымов техника белән кызыксына һәм тракторчы булырга тели, шуңа күрә документларын Апас авыл хуҗалыгы колледжына тапшырачак. Егор Андряшов һәм Илья Карпов Затондагы һәм Казандагы урта мәктәпләрдә укуларын дәвам итәчәкләр. Физәлия Мөхетдинова, сәнгать мәктәбендә укырга хыялланучы Валерия Благодерова кебек үк, әлегә укуын кайда дәвам итәсен хәл итмәгән, әмма урта махсус уку йортында укырга тели.

Ә укытучылар үз теләкләрен шигырьләр аша белдерде. Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре дә кызыклы чыгыш әзерләгән, алар балалар белән бергә җыр башкарды.

Бу кечкенә мәктәпнең һәр сыйныфында 6-7 укучы укый, һәм алар укытучылар өчен бик кадерле. Һәр сыйныф аерым бер гаилә кебек, шуңа күрә дә укытучылар беренче, дүртенче һәм тугызынчы сыйныф укучыларына кечкенә генә, әмма чын күңелдән булган бүләкләр биргәндер, мөгаен.

Һәр укучыны якыннары сәламләде. Кул болгап, кочаклап, җылы карашлары белән алар якын кешеләренең ирешкән уңышлары өчен сөенүләрен аңлаттылар.

Һәм менә төп мәктәпне тәмамлаган алты чыгарылыш өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Күккә гамьсез балачак символы булган ак шарлар очыртылды. Алда яңа – олы тормыш. Ул мәктәпне тәмамлаучылар өчен тыныч, имин һәм бәхетле булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев