Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле укытучылары семинары

Красновидово урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды. Семинар эшендә район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Красновидово урта мәктәбе директоры, УВР һәм ВР буенча аның урынбасарлары катнашты. Алар Илгизәр Таһиров һәм Кәүсәрия Хөснетдинованың ачык дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларында булды. Дәрес темалары «Нинди? соравына җавап...

Красновидово урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды.
Семинар эшендә район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Красновидово урта мәктәбе директоры, УВР һәм ВР буенча аның урынбасарлары катнашты. Алар Илгизәр Таһиров һәм Кәүсәрия Хөснетдинованың ачык дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш чараларында булды. Дәрес темалары «Нинди? соравына җавап бирүче сүзләр», «Минем әбием» иде. Сыйныфтан тыш чарада Кәрим Тинчуринның 125 еллыгына багышланган чара үткәрелде. Балалар танылган драматург комедиясеннән өзек күрсәттеләр, биеделәр, җырладылар. Ике талант - беренче сыйныф укучысы Игорь Корбанов һәм Андрей Ципин чыгышлары ошады. Дәресләр ИКТ кулланып үткәрелде. Дәрес вакытында Красновидово мәктәбе укытучылары укучыларны татар телендә сөйләшүгә кызыксындырды, үз фикерләрен әйтергә өйрәтте, иҗади эшләрен кызыксындырды, гаиләгә мәхәббәт, туганнарына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләде. Дәресләр кызыклы, җанлы, үткән һәм яңа материалны ныгытуны этаплап кабатлау рәвешендә үткәрелде.
Чарадан соң Илгизәр Рөстәмович һәм Кәүсәрия Харисовна дәресләренә анализ ясалды. Уңай мизгелләре билгеләп үтелде. Семинар ахырында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының РМО җитәкчесе фән буенча конкурс үткәрү турында яңа положение белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев