Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбиягә иҗади караш

Буа шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасында балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабы узды.

Ул җәмәгать эшен башкаруга иҗади караучы тәрбиячеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүне, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларны кисәтүне максат итеп куя.

Бәйгенең зона этабында җиңүче дипломына Затон  урта мәктәбе укытучысы Светлана Эскаева лаек булды.

Конкурста республиканың унбер районыннан килгән вәкилләр катнашты.

Светлана Олеговна һәр катнашучының  чыгыш ясавы турында сөйләде, аларның һәрберсе бик кызыклы булган. «Мин үземнең укучыларым белән эш формалары турында видео тәкъдим иттем. Театр белән тәрбияләү – төп эш ысулым. Без актив эш алып барабыз, төрле конкурсларда катнашабыз. Укучылар белән бергә спектакльләр куябыз. Алар сәхнәдә энтузиазм белән чыгыш ясый һәм хәтта җитди әсәрләрне, шул исәптән Бөек Ватан сугышы турындагы спектакльләрне дә яхшы башкарып чыгалар. Балалар бик теләп иҗат белән шөгыльләнә һәм шуклыкларга вакытлары калмый. Алар республикада уздырыла торган иҗади конкурсларда еш катнаша. Моннан тыш, безнең театраль төркемебез Мәскәүдә узган бәйгедә булды, балалар Измайловский концерт залы сәхнәсендә чыгыш ясады, ә иганәче аларга «Хыял шәһәре»нә сәяхәт бүләк итте. Бу көздә төркемебез мәктәп делегациясе составында Санкт-Петербургка экскурсиягә барды,-диде Затон мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшләүче Светлана Эскаева.- Бу көннәрдә генә «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» бәйгесенә спектакль әзерләдек, аны башлангыч сыйныф укучыларына күрсәттек».

Ноябрьдә Казанда конкурсның финал этабы узачак. Педагогка уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X