Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сыйныф җитәкчеләре конкурсы

"Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсы турындагы положение нигезендә, талантлы сыйныф җитәкчеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри үсешен стимуллаштыру, тәрбия өлкәсендә яңа педагогик методика һәм технологияләрне пропагандалау һәм тарату максатларында, Кама Тамагы районында 2015 елның февраль аенда "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. 10 февральдә...

"Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсы турындагы положение нигезендә, талантлы сыйныф җитәкчеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри үсешен стимуллаштыру, тәрбия өлкәсендә яңа педагогик методика һәм технологияләрне пропагандалау һәм тарату максатларында, Кама Тамагы районында 2015 елның февраль аенда "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

10 февральдә "Ел сыйныф җитәкчесе" республикасы конкурсының муниципаль этабы көч сынашу туры булды. Ул тәрбия өлкәсендә мәгариф учреждениеләрендә алдынгылыкны торгызуга сәләтле өстенлекле тәрбияви идея һәм практиканы ачыклау һәм популярлаштыруга, һөнәри педагогик берләшмәләр һәм җәмәгатьчелек игътибарын тәрбиянең аеруча кискен проблемаларына һәм аларны хәл итүгә; мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең тәрбия потенциалын актуальләштерүгә, районның мәгариф оешмаларында тәрбия сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Конкурс финалы алдыннан читтән торып катнашу туры булган иде, анда Кама Тамагы, Рудник, Сөйки, Тәмте, Олы Салтык, Иске Казиле, Затон, Олы Кариле, Кама Тамагы татар урта мәктәпләре, Келәнче һәм Красновидово төп мәктәпләре сыйныф җитәкчеләре катнашты. Читтән торып үткәрелгән турга конкурста катнашучылар укытучының эш тәҗрибәсе, әһәмиятле авторлык проектлары, аналитик һәм методик материаллар программасы, визит карточкасы, сыйныф җитәкчеләренең проект эшчәнлеге презентациясе сурәтләнгән портфолио тәкъдим итте. Читтән торып үткәрелгән тур йомгаклары буенча конкурска Кама Тамагы урта мәктәбеннән Лариса Дорожкова, Затон мәктәбеннән Вәгыйзә Шәрәфиева, Рудник мәктәбеннән Эльвира Лизунина, Сөйки мәктәбеннән Алсу Шакирова үтте. Конкурс финалистлары турга тәкъдим иткән класстан тыш чараларда гражданлык- патриотик тематика, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, укучыларның һөнәр сайлавы, волонтерлык хәрәкәте үсеше турындагы материаллар чагылыш тапты. Класстан тыш чараларның барысы да конкурста катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачарга, балаларны аралашуга тарту осталыгын, аралашу формаларын сайлауны күрсәтүдә, укучыларның төрле төркемнәре белән эшли белүләрен ачыкларга ярдәм итте. Проект эшчәнлеген презентацияләүдә түбәндәгеләр чагылыш тапты: тәҗрибәнең алдынгы идеясе, аның педагогик яктан әһәмияте, тәрбия эшчәнлеген дәлилләп аңлату; оригиналь идея һәм ачышлар, алымнар, ысуллар, форма һәм юнәлеш, укытучының үзенең һөнәри эшчәнлеген анализлау осталыгы, аның каршылыкларын һәм перспективасын күрә белү. Читтән торып үткәрелгән тур һәм катнашып көч сынашу туры нәтиҗәләре буенча жюри "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының муниципаль этабында беренче урынны Рудник мәктәбе сыйныф җитәкчесе Эльвира Лизунинага бирде. Икенче урында Сөйки мәктәбеннән Алсу Шакирова, өченче урында Кама Тамагы мәктәбеннән Лариса Дорожкова. Алар Чүпрәле районында үткәреләчәк "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының зона этабында безнең район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев