Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сәләт” III Халыкара белем бирү форумы

"Һәр балага ачылырга, үз-үзен күрсәтергә, сәләтен ачыкларга, үстерергә һәм шул сәләтне нинди дә булса юнәлештә кулланырга ярдәм итәргә кирәк. "Сәләт" оешмасы - Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүче иң төп оешмаларның берсе. Ул балаларны, яшьләрне бергә туплаучы, җыючы чара булып тора. 15-20 июльдә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең "Сәләт" III Халыкара...

"Һәр балага ачылырга, үз-үзен күрсәтергә, сәләтен ачыкларга, үстерергә һәм шул сәләтне нинди дә булса юнәлештә кулланырга ярдәм итәргә кирәк.

"Сәләт" оешмасы - Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте юнәлешендә эшләүче иң төп оешмаларның берсе. Ул балаларны, яшьләрне бергә туплаучы, җыючы чара булып тора. 15-20 июльдә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең "Сәләт" III Халыкара белем бирү форумы узды. Анда Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 5 меңләп сәләтле бала катнашты. Форум программасында белем бирүче сессияләр белән беррәттән интеллектуаль, спорт һәм иҗади чаралар да булды: интеллектуаль-спорт марафоны үткәрелде. 2012 елда чара ТР Президенты ярдәме белән Халыкара статус алды. Форумда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе дә катнашты. Анда илебезнең Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән, Кырым Республикасыннан тыш, Австралия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Чехия Республикасы һ.б. төбәкләрдән катнашучылар да булды. Быел Форумның үзенчәлекләре «Сәләт» оешмасының 20 еллыгын билгеләүгә бәйле. Форумның максаты - сәләтле балаларны бергә җыю, туплау гына түгел, ә, беренче чиратта, татар теле кулланышын тарату, үстерү. 18 июльдәТатарстанның Арча, Алабуга, Аксубай, Алексеев, Әлки, Әлмәт, Зәй, Спас, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Яшел Үзән, Яңа Чишмә районнары белән беррәттән безнең районнан да 28 сәләтле укучы катнашты. Форумда катнашучылар иртән Биләр аланлыгында урнаштырылган чатырлар, Изге чишмә аланы белән танышты. Аннары балалар чатырларда оештырылган төрле секцияләргә таралышты: берәүләр компьютерда төрле программалар төзү белән мәшгуль булды, башкалары роботлар җыйды, кемнәрнедер бизнес белән шөгыльләнергә өйрәттеләр. Ә әдәбият сөючеләр татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашты. "Сәләт" форумында төшергән фотосурәтләрдән эшләнгән күргәзмә белән танышты. Форум кысаларында кызыклы проектлар үткәрелде. Төштән соң һәр укучыга төрле саннар язылган яшел, кызыл, сары һәм зәңгәр төстәге эмблемалар тараттылар. Шулай итеп, төсләр буенча дүрт команда оештырылды һәм алар арасында төрле ярышлар үткәрелде. Кичке сәгать биштә форумның тантаналы өлеше башланды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады: "«Сәләт»нең дәрәҗәсе үсә, аның хәзер Казанда да үз йорты бар. Аны Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Монда яшьләргә аралашу, мәгълүмат алмашу, яңалыклар үзләштерү өчен менә дигән мөмкинлекләр тудырылган. Сез елдан-ел активрак була барасыз һәм республиканың, илебезнең нигезе, киләчәге булып торасыз», - диде ул форумга җыелган балаларны сәламләп. "Сәләт" яшьләр үзәген 20 еллыгы белән тәбрикләде. Аннан соң көндез үткәрелгән ярышларга йомгак ясалды. Безнең район командасы егермеләп команда арасында өченче урын яулады. Җиңүчеләрне котлап, Салават Миңнеханов үзенең җырын бүләк итте. Ә кичен "Сәләт"тә ял итүчеләрнең концерты булды. Шулай итеп, яшьләрнең "Сәләт" III Халыкара белем бирү форумы тәмамланды. Чарада катнашучыларга монда бик ошады һәм алар икенче җәйгә "Сәләт" лагерында ял итәргә килергә теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев