Балалар башка илләрдә яшәүчеләрнең ничек сәләм бирүен белделәр.
21 ноябрьдә дөньяның 180 илендә сәламләү көне билгеләп үтелә. Тәмте авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Шапочное знакомство» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар башка илләрдә яшәүчеләрнең ничек сәләм бирүен белделәр. Әдәпле сүзләр конкурсында актив катнаштылар, «Кем беренче исәнләшә?» дигән сорауга җавап бирделәр. Ә соңыннан сүзлек запасын «әдәпле сүзләр» сүзлегеннән сәламләү сүзләре белән тулыландырдылар һәм «Яхшы манералар» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз