Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәхнәдә - илебез киләчәге

1 июнь көнне район мәдәният йортында «Талантлар парады» булып узды.

«Талантлар парады»на Бөтенроссия, республика олимпиадаларында, конкурсларда һәм конференцияләрдә җиңү яулаган мәктәп укучыларын, аларның педагогларын һәм ата-аналарын чакырдылар.

– Бүген сәхнәдә – йолдызчыкларыбыз, алар – районыбыз һәм илебез киләчәге. Иң яхшысы булырга омтылу сыйфаты беренче сыйныфтан ук башланып, гомерлек булсын, - дип балаларга мөрәҗәгать итте район башлыгы Наил Вазыйхов. – Без, район җитәкчелеге, балалар сыйфатлы белем алсыннар, үссеннәр һәм бәхетле булсыннар өчен барысын да эшләячәкбез.

– Сез булдырасыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез, - диде залда утырган балаларга мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева. – Әмма бу җиңүләр кадерле укытучыларыбыздан башка булмас иде. Мин сезгә хезмәтегез өчен бик рәхмәтле. Сәламәтлек, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия телим, укучыларыгыз сезне һәрвакыт сөендереп кенә торсыннар. Бер командада булуыбыз белән мин бик горурланам. Илебез күген тагын да яктыртып балкысыннар өчен, киләчәктә дә йолдызчыклар кабызыйк.

Талантлы балалар тәрбияләп, барлык башлангычларында да ярдәм итүче ата-аналар адресына да бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Укучыларның һәм аларның педагогларының уңышлары турында без газета битләрендә уку елы дәвамында язып килдек. Алар арасында Затон урта мәктәбе укучылары Вероника Козина һәм Григорий Лебедев та бар иде. Алар иң кыйммәтле сертификатлар белән билгеләп үтелде. Затон мәктәбе укучылары Александра Киреева, Дарья Григорьева, Елизавета Крюкова һәм Кама Тамагы мәктәбен тәмамлаган Эльза Закирова тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призерлары булдылар. Иске Казиле урта мәктәбе укучысы Диана Зәйдуллина берничә ел дәвамында татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасында җиңү яулады.

Затон мәктәбе укучылары командасы Владивостокта узган “Ворлдскиллс” Милли чемпионатының йомгаклау ярышларында республика данын яклады. Алар барысы да Балаларны яклау көнендә сәхнәгә күтәрелергә лаеклы. Бу көнне барлык өлкәннәр дә балаларның тормышыбызны җылырак һәм бәхетлерәк итүенә, аны ямь һәм киләчәккә ышаныч белән тулыландыруына чираттагы тапкыр инана. Аларны сәламәт, акыллы, һәр яктан үсеш алган, тәртипле, туган районын һәм үз илен яратучы кешеләр итеп тәрбияләү — безнең уртак бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев