Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шәйхетдиновлар гаиләсендә өченче медаль

Иске Казиледән Фирдания һәм Мансур Шәйхетдиновлар өч бала тәрбияләп үстергән. Үзләренең үрнәкләре - кешеләргә карата итәгатьле мөнәсәбәт, намуслы хезмәтләре, якыннары турында кайгырту - боларның барысы да аларга балаларын дөрес тәрбияләргә ярдәм иткән. Фәннур һәм Гөлчәчәк күптән инде мәктәпне тәмамлап, һөнәри белем алганнар, икесе дә эшли. Быел төпчек уллары Фаил чираты...

Иске Казиледән Фирдания һәм Мансур Шәйхетдиновлар өч бала тәрбияләп үстергән.

Үзләренең үрнәкләре - кешеләргә карата итәгатьле мөнәсәбәт, намуслы хезмәтләре, якыннары турында кайгырту - боларның барысы да аларга балаларын дөрес тәрбияләргә ярдәм иткән. Фәннур һәм Гөлчәчәк күптән инде мәктәпне тәмамлап, һөнәри белем алганнар, икесе дә эшли. Быел төпчек уллары Фаил чираты җиткән. Ул да әти-әнисе йөзенә кызыллык китермәгән. -Әлеге гаиләдә бу өченче медаль, - ди мәктәп директоры Халит Гыйлметдинов. - Аларның балалары яхшы укулары һәм җәмәгать эшендә актив катнашулары белән аерылып тора. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев