Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Шар бәйрәме

Шар бала өчен һәрвакыт күтәренке кәеф, ә инде алар күп булганда - чын бәйрәм. Шундый бәйрәмнәрнең берсе Рудник урта мәктәбендә үткәрелде. Балалар шарларны һәм алар ярдәмендә үткәрелгән конкурсларны ярата. Конкурсларда укучылар тапкырлык, җитезлек, сәнгать иҗаты күрсәтте. Аларга "Ракета" конкурсы аеруча ошады. Конкурсның асылы шарны тутырып, команда буенча аны җибәрүдән гыйбарәт...

Шар бала өчен һәрвакыт күтәренке кәеф, ә инде алар күп булганда - чын бәйрәм.

Шундый бәйрәмнәрнең берсе Рудник урта мәктәбендә үткәрелде. Балалар шарларны һәм алар ярдәмендә үткәрелгән конкурсларны ярата. Конкурсларда укучылар тапкырлык, җитезлек, сәнгать иҗаты күрсәтте. Аларга "Ракета" конкурсы аеруча ошады. Конкурсның асылы шарны тутырып, команда буенча аны җибәрүдән гыйбарәт иде. Шарлар ярәмендә сыннар ясадылар, йөгерделәр, һәркем үз шарын тотты. "Һава шарында черки" конкурсы иң тынычы булды, бу вакытта балалар шарларга Корней Чуковский әкияте геройларын ясадылар. Балалар эш белән шул кадәр мавыкты ки, бер акыл иясе юкка гына болай димәгән: "Балалар рәсем ясаганда фәрештәгә ошыйлар, чөнки алар рәсемне чын күңелдән ясый". Чын сәнгать әсәрләре килеп чыкты. Шат авазлар тынып тормады, кыскасы атна дәвамына күтәренке кәеф алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев