Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Семинар файдалы узды

Келәнче төп гомуми белем бирү мәктәбендә район мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучыларының "Башлангыч сыйныфларда тест биремнәрен үтәүгә әзерлекне үзләштерү" темасына район семинары булды. Алар башлангыч сыйныф укытучылары Рәсимә Ишмиева, Флера Ибраһимова, Гөлназ Габбасова тарафыннан ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чара карап үттеләр. Ачык дәресләр: 1 сыйныфта математика фәненнән "Саннар иленә сәяхәт",...

Келәнче төп гомуми белем бирү мәктәбендә район мәктәпләре башлангыч сыйныф укытучыларының "Башлангыч сыйныфларда тест биремнәрен үтәүгә әзерлекне үзләштерү" темасына район семинары булды.
Алар башлангыч сыйныф укытучылары Рәсимә Ишмиева, Флера Ибраһимова, Гөлназ Габбасова тарафыннан ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чара карап үттеләр. Ачык дәресләр: 1 сыйныфта математика фәненнән "Саннар иленә сәяхәт", 2 сыйныфта әдәби уку фәненнән "Илен сөйгән-ир булган", 4 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән "Урмандагы тереклек" темаларына дәрес-проект каралды. Сыйныфтан тыш чарада укучылар килгән кунаклар белән "Яшь ТНВ" тапшыруына сәяхәт кылдылар. Алар мәктәбебезнең күпьеллык тарихы, авылыбызның горурлыгы булган шәхесләре белән таныштырдылар. Курчак әкияте, яшь җырчыларыбыз, биючеләребез барысын да таң калдырды.
Барлык чаралардан соң башлангыч сыйныф укытучылары дәресләренә үзанализ ясап үттеләр. Көн дәвамында укытучылар арасында укыту эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу һәм чыгышлар тыңланылды. Йомгаклап, башлангыч сыйныф укытучыларының РМО җитәкчесе Ф. Зыятдинова чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев