Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сәламәт яшик!

Безнең Кама Тамагы урта мәктәбендә гомуми мәктәп чаралары еш үткәрелә. Узган өч айда мин ике гомуми мәктәп җыелышында катнаштым, моңа балаларыбызның бәйрәм концертлары һәм класстагы ата-аналар җыелышы кермәгән. Минем кызым 4 сыйныфта укый, шуңа күрә мондый чараларның ничек үткәрелүен яхшы беләм. Бу юлы "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына 29 ноябрьдә үткәрелгән...

Безнең Кама Тамагы урта мәктәбендә гомуми мәктәп чаралары еш үткәрелә.

Узган өч айда мин ике гомуми мәктәп җыелышында катнаштым, моңа балаларыбызның бәйрәм концертлары һәм класстагы ата-аналар җыелышы кермәгән. Минем кызым 4 сыйныфта укый, шуңа күрә мондый чараларның ничек үткәрелүен яхшы беләм. Бу юлы "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына 29 ноябрьдә үткәрелгән конференция турында сөйләргә телим. Беренче карашка стандарт- югарыда әйтелгән темага белгечләр чыгышы һәм сораулар булырга тиеш кебек. Әмма бу юлы барысы да башкача иде. Мәктәпкә кергәндә ата-аналарны кулларына саклагычлар тоткан укучылар каршы алды. Алар гаиләләргә иминлек һәм яхшылык теләп, аны өлкәннәргә бүләк итте. Шунда ук өч һәм дүртенче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Софья Хәйретдинова һәм Галина Митрошина) ата-аналар белән уенчык- саклагычлар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу күпләрне кызыксындырды.

Башлангыч сыйныф укучылары белән бергә "Сезнең өчен сәламәтлек нәрсә дигән сүз?", "Сезгә нинди сәламәтлек рецептлары таныш?" дигән сораулар белән ата-аналарны волонтерлар да каршы алды. Ә без- ата-аналар, сорауларга җавап биреп "алмагачка" җаваплар белән "алма"лар элдек. Алардан сусыл җимешләр эленгән алмагач "үсеп чыкты".

Район дәваханәсе педиатры Роза Сафина файдалы һәм актуаль мәгълүматлар турында сөйләде. Ул балаларның озак вакыт компьютер артында утырулары һәм нәтиҗәдә сәламәтлекләре какшауга игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук балаларга прививка ясау һәм аз хәрәкәтләнүче яшәү рәвеше проблемасына да тукталды.

Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да булуын искәртте һәм укучыларны, ата-аналарны мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар- яшьләр спорт мәктәбендә һәм "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы базасында оештырылган спорт секцияләрендә шөгыльләнергә чакырды.

"Балыкчы һәм балык турындагы әкият" буенча сәламәт яшәү рәвеше темасына җиде сыйныф укучылары әзерләгән (сыйныф җитәкчесе Татьяна Гращенкова) сәхнәләштерелгән тамаша ата-аналарга бик ошады. Укучылар аңлаешлы һәм кызыклы чыгышлар ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешенә чакырды. Әңгәмә кызыклы килеп чыкты, ата-аналар да читтә калмады. Өч бала анасы, спорт ярышларында актив катнашучы Миләүшә Хәбибуллова балаларның буш вакытын бүлү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алар гаиләсендә барысы да әтиләре үрнәгендә спорт белән шөгыльләнә һәм балаларның сәламәтлеге турыдан-туры актив физик тренировкаларга бәйле дип саныйлар. Конференцияне оештыручыларга формаль булмаган алым һәм яхшы позитив өчен зур рәхмәт белдерәбез. Турыдан-туры аралашу һәм әңгәмә, кызыклы мәгълүматлар гаиләдә иминлек, балалар сәламәт булсын өчен нәрсәләр эшләвебез тагын бер кат сәламәт яшәү рәвеше турында уйларга мәҗбүр итте. Нәкъ менә шундый очрашулар укытучылар белән бергәләп эшләү өчен мәктәпкә ата-аналарны активрак тарту мөмкинлеге бирә.

Ата-аналар исеменнән Наталья Идиятуллина һәм Миләүшә Хананова.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев