Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рус теле һәм математиканы кем яхшы белә: БДИ буенча уртача баллар рейтингы

“Россия буенча нәтиҗәләрне карасак, рус теле, физика, биология, информатика, география, рус әдәбияты буенча күрсәткечләр төшкән. Профильле математика, химия, тарих, инглиз теле һәм җәмгыять белеме буенча уртача баллар арткан”, - ди Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Нинди телдә уку мөһим түгел, иң мөһиме башың эшләсен дә, укырга теләгең булсын!

Татарча уку, татарча фикер йөртү Бердәм дәүләт имтиханын бирер өчен бернинди дә кыенлык тудырмый. Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шундый фикердә. Моны укучыларның Татарстанның Арча, Әтнә, Актаныш кебек татар районнары саналган җирлекләрдәге мәктәпләрне тәмамлап, имтиханны югары балларга бирү дә раслый.

Мисалга, мәктәпне тәмамлаучыларның барысы өчен дә мәҗбүри булган рус теленнән имтиханны гына алыйк. Республикада бу фән буенча иң югары уртача баллны Бөгелмә мәктәпләре укучылары җыйган — 78,33. Саба, Актаныш, Кукмара укучылары да алардан калышмый: уртача балл 75-76  ны тәшкил итә. Уртача баллар буенча иң түбән күрсәткечләр Кайбыч районында — 62,5 балл.

Профильле математика буенча имтиханны югары билгеләргә бирер өчен дә ана теле комачауламый. Бу фәннән иң югары балларны быел Югары Ослан укучылары җыйган. Әлеге район буенча уртача күрсәткеч 76,49 балл тәшкил итә.

“Берничә ел элек Югары Ослан мәктәпләренә карата шелтә белдерелгән иде. Хәзер аларның күрсәткечләре үсте. Әмма мин бу районны артык мактамас идем, чөнки аларда да чишәсе мәсьәләләр җитәрлек. Югары баллар Югары Осланда урнашкан Иннополис мәктәпләре хисабына җыела”, - дип аңлатма бирде Илсур Һадиуллин.

Ә менә анардан соң килгән Саба, Теләче, Актаныш мәктәпләрен тәмамлаучылар 71-73 балл җыйган. Шулай булгач, нинди телдә уку мөһим түгел, иң мөһиме башың эшләсен дә, укырга теләгең булсын!

“Россия буенча нәтиҗәләрне карасак, рус теле, физика, биология, информатика, география, рус әдәбияты буенча күрсәткечләр төшкән. Профильле математика, химия, тарих, инглиз теле һәм җәмгыять белеме буенча уртача баллар арткан”, - диде министр.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X