Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рудник мәктәп яны участогы Кама Тамагы районы мәктәпләре арасында иң зурысы

Рудник мәктәп яны участогы район мәктәпләре арасында иң зурысы, аның мәйданы 0,8 гектар тәшкил итә. Шуңа күрә эш монда бөтен кешегә дә җитә. Укытучылар һәм укучылар "Үзең һәм мәктәп өчен" девизы белән эшли. Эшкәртелүче территориянең 0,5 гектарга якыны бакча өчен бүленгән. Мәктәп яны участогы җитәкчесе, биология укытучысы Анастасия Мингалиева сүзләренә...

Рудник мәктәп яны участогы район мәктәпләре арасында иң зурысы, аның мәйданы 0,8 гектар тәшкил итә. Шуңа күрә эш монда бөтен кешегә дә җитә. Укытучылар һәм укучылар "Үзең һәм мәктәп өчен" девизы белән эшли.


Эшкәртелүче территориянең 0,5 гектарга якыны бакча өчен бүленгән.
Мәктәп яны участогы җитәкчесе, биология укытучысы Анастасия Мингалиева сүзләренә караганда, җирне эшкәртергә мәктәпне шефлыкка алган "КУГР" ААҖ бүләк иткән мотокультиватор ярдәм итә. Теплица исә күптән куелган. Шефлыкка алучылар 2011 елда аны поликарбонат белән ябарга ярдәм иткән. Яз ын монда томат, чәчәк үсентеләре үстерәләр. Шулай ук мәктәп ашханәсендә куллану өчен беренче кыярлар да утырталар.
Бакчада эш иртә яздан башлап көзгә кадәр дәвам итә.
"Яз көнне уңдырышлы туфрак һәм органик ашлама кертелде, - ди Анастасия Николаевна. - Ел саен югары сыйныф укучылары һәм техник хезмәткәрләр көче белән без кыяр, томат, кәбестә, кишер, борыч үстерәбез. Быел бакча культуралары төрләрен арттырдык. Кабак, кабачки барлыкка килде".
Укытучылар коллективы, 5-11нче сыйныф укучылары һәм мәктәпнең барлык техник хезмәткәрләренең өзлексез су сибеп тору, көч куюы нәтиҗәсендә уңыш мул булырга охшап тора.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X