Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район үзәк китапханәсендә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне

Укучылар китапханәнең белешмә фонды, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар.

22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Район үзәк китапханәсендә китапханә дәресе әзерләнгән иде. «Бу китапларны барысы да беләләр» дигән күргәзмә оештырылган бүлмәгә Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 «Б» сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шакирова Л.И.) килделәр.

   Укучылар китапханәнең белешмә фонды, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Китапханәчеләр балаларны рус теленең төпле сүзлекләрен төзүчеләрнең биографиясе белән таныштырдылар, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы итеп аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев