Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район китапханәчеләре «Мәдәни марафон-2020» Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясенә кушылдылар

«Мәдәни марафон» 2 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Яндекс компаниясе ярдәмендә үткәрелә.

Быел «Мәдәни марафон» Россия халыклары мәдәниятенә багышланган. Проект нигезендә мультимедиа тест ята, ул белемнәрне тикшерми, ә илебезнең мәдәниятләренең күптөрлелеге белән таныштыра.   

    Район китапханәчеләре бик теләп музыка тыңладылар, орнаментлар һәм бизәкләр карадылар, биюләрнең видеоязмаларын өйрәнделәр, текстлар укыдылар, балаларын һәм оныкларын үзләренә җәлеп итеп, сорауларга җавап бирделәр.

     Тестны бала да, өлкәннәр дә үтеп, Россиянең төрле халыклары мәдәнияте турында күбрәк белә алдылар. Моннан тыш, барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләргә дәгъва кыла.

    Китапханәчеләр барлык теләүчеләргә марафонның рәсми сайтында илнең иҗади ландшафты белән танышырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев