Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Педагоглар һөнәри осталык күрсәтә

19-20 мартта район педагоглары берүк вакытта өч зона конкурсында катнашты. Бу көннәрдә Буа шәһәрендә "Ел укытучысы" конкурсының зона этабы үткәрелде. Анда Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Владимир Гончаров, Затон урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Лилия Гайнуллина коллегалары белән һөнәри осталыкта көч сынашты. Апас районында "Ел тәрбиячесе"нең зона этабында Тенеш...

19-20 мартта район педагоглары берүк вакытта өч зона конкурсында катнашты. Бу көннәрдә Буа шәһәрендә "Ел укытучысы" конкурсының зона этабы үткәрелде.

Анда Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Владимир Гончаров, Затон урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Лилия Гайнуллина коллегалары белән һөнәри осталыкта көч сынашты. Апас районында "Ел тәрбиячесе"нең зона этабында Тенеш штп балалар бакчасыннан Татьяна Фокеева, Кама Тамагы штпның "Салават күпере" балалар бакчасыннан Йолдыз Мөбәриева, Затон балалар бакчасыннан Светлана Евстропова яхшы нәтиҗәләргә иреште. Кайбыч районында үткәрелгән "Китапханәче-педагог" конкурсында Тәмте урта мәктәбе китапханәчесе Галина Балагурова катнашты. Агымдагы елдан башлап һөнәри конкурсларның зона этапларында конкурста катнашучылар җыйган балларның гомуми саны билгеләнәчәк. Зона этабы йомгаклары буенча гомуми рейтинг төзеләчәк. Гомуми рейтингта беренче 15 позиция яулаучылар конкурсның республика этабында катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев