Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өстенлектә – белем сыйфаты

14 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы булды.

Кама Тамагы районы педагогик хезмәткәрләре педагог һәм остаз елын ачу тантанасында онлайн катнаштылар. Чарага Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, мәгариф отличниклары, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар чакырылган иде. Ачылыш трансляциясендә Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Заһидуллин катнашты. Залда районның мәгариф оешмалары директорлары һәм директор урынбасарлары, Кама Тамагы муниципаль районының «Мәгариф идарәсе» МКУ хезмәткәрләре катнашты.

Тантаналы ачылыш Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, белем бирү сыйфаты төп бурыч булып кала. "Бу – безнең өстенлегебез. Шул ук вакытта үсеп килүче буында патриотлык, гражданлык хисе тәрбияләү, республикабыз һәм илебез өчен традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру мөһим”, - диде ул.

Тантананың финалы Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры, Казанның музыка мәктәпләре җыелма хоры, барлык педагогик хезмәткәрләр һәм ачылышның видеотрансляциясендә катнашучылар тарафыннан «Минем укытучыларым» җыры башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев