Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Осталарның остазы

һөнәри-техник белем бирү көне, һөнәри-техник белем бирү системасына 75 ел. Бу көнне урта һөнәри белем бирү уку йортлары үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Үз эшләре һөнәри-техник белем бирүнең осталары, чын патриотлар, система эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткече булып тора.

Людмила Михайловна Зиновьева 18 ел гомерен һөнәри техник-белем бирүгә багышлаган, ул пешекче-кондитер һөнәре буенча мастер. Людмила Михайловна үз һөнәрен һәм укучыларын бик ярата, ул сәгатьләр буе алар турында сөйләргә әзер, акрын гына бу талант аның укучыларында да ачыла һәм аларның күбесе үзләре сайлаган һөнәр буенча эшли. Аның дәресләре үзара аңлашу, күңел җылысы һәм тәмле исләр белән сугарылган. Һәр пешерелгән ризыкның үз үзенчәлеге бар.

"Башка төркемдә укучылар (умартачылар һәм тракторчылар) түземсезлек белән тәнәфесне көтә,-ди Людмила Михайловна,- чөнки пешерелгән ризыкны татып карыйлар ә аннан соң пешерү серләрен сорыйлар".

Пешекче-кондитер нечкәлекләренә өйрәтү өчен Людмила Михайловнаның һөнәрилеге генә түгел, шәхси сыйфатлары- максатка омтылышы, зур җаваплылык тоеп эшләве, иҗади сәләте, һәр эшкә намуслы карашы да ярдәм итәдер, мөгаен. Аның эшендә иҗади башлангыч һәр дәрестә дә күзгә ташлана. Яхшы мастер бар яктан да килгән булырга тиеш. Укучылары аны "Мөләем Михайловна" дип атый.

Талантлы кеше һәр яктан булган: эшендә дә, мавыгуында да, көнкүрештә дә. Людмила Михайловна чәчәкләр үстерергә һәм аларны башкаларга бүләк итәргә ярата. Аның гаиләсендә мәхәббәт һәм ягымлылык хөкем сөрә. Игелекле, ачык шәхес буларак Людмила Михайловна Татарстан Республикасының һөнәри белем бирүнең бүгенгесе һәм киләчәген булдыручы осталарга үрнәк булып тора.

Юбилей уңаеннан барыгыз да җылы котлаулар кабул итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев