Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Олы тормышка юл башланды

Кичә Кама Тамагы урта мәктәбендә районда соңгы чыгарылыш тантанасы булды. Районның 117 чыгарылышы быел өлгергәнлек аттестатына имтихан тотты. Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел чыгарылышлар рус телен узган елга караганда яхшырак тапшырган. Әлеге фәннән район буенча уртача бәя 4,54 тәшкил иткән. Калган фәннәр буенча сизелерлек кимү күзәтелә. Ә менә география...

Кичә Кама Тамагы урта мәктәбендә районда соңгы чыгарылыш тантанасы булды.

Районның 117 чыгарылышы быел өлгергәнлек аттестатына имтихан тотты. Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел чыгарылышлар рус телен узган елга караганда яхшырак тапшырган. Әлеге фәннән район буенча уртача бәя 4,54 тәшкил иткән. Калган фәннәр буенча сизелерлек кимү күзәтелә. Ә менә география һәм информатика буенча уртача бәя 0,5кә кимегән, җәмгыять белеме буенча 0,7гә. Әмма озак көттергән көн дә җитте, чыгарылышлар өлкәннәр тормышы бусагасына старт биргән төп документларын алды. Чыгарылышларны котларга туганнары һәм якыннары, укытучылар җыелган иде. Мәктәпнең актлар залы сәхнәсенә матур, дулкынлаган балалар күтәрелде. Көчле алкышлар, мәктәп җыры көе астында сәхнәгә менеп бастылар да, тынып калдылар. Аларны иртәгә нәрсә көтә? Уңышмы әллә уңышсызлыкмы, чынга ашкан хыяллармы әллә яңа бурычлармы? Иртәгесе көн шатлыклы һәм бәхетле булсын! Хәерле юл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X