Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нәтиҗәсе яхшы

Агымдагы елда районның 38 педагогы "Безнең иң яхшы укытучы" грант конкурсында катнашты. Егерме өч укытучы яки гариза бирүчеләрнең 61 проценты бу грантны алды. Әгәр республикада мондый гаризалар 13356 һәм бары тик 2326 кешенең грант алуын исәпкә алсак (17 процент), безнең район өчен бик яхшы нәтиҗә. Агымдагы ел сентябреннән 2013 елның...

Агымдагы елда районның 38 педагогы "Безнең иң яхшы укытучы" грант конкурсында катнашты.

Егерме өч укытучы яки гариза бирүчеләрнең 61 проценты бу грантны алды. Әгәр республикада мондый гаризалар 13356 һәм бары тик 2326 кешенең грант алуын исәпкә алсак (17 процент), безнең район өчен бик яхшы нәтиҗә. Агымдагы ел сентябреннән 2013 елның сентябренә кадәр грант откан педагоглар хезмәт хакларына өстәмә җиде мең сумга якын акча алачак. Бу гаилә бюджеты өчен сизелерлек ярдәм. Районның барлык мәктәпләреннән дә диярлек грант отучылар бар, шуларның бишесе Затон, дүртесе Кама Тамагы һәм дүртесе Иске Казиле, өчесе Тәмте, икешәр Келәнче, Кирельск һәм берәр Олы Кариле, Олы Салтык, Рудник мәктәпләреннән. Җиңүчеләр арасында иң күбесе- рус теле һәм әдәбияты-8, математика, география һәм башлангыч сыйныфлардан-3әр, татар теленнән-2 һәм биология, технология, физика, ОБЖдан-1әр укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев