Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Муса Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан Кама Тамагы Каратал авылы китапханәсендә шигырь бәйрәме булып узды

Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче. Бөек Ватан сугышы герое. Мәңгелек шагыйрь… Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, бөтен дөнья буйлап аның исеме тирән ихтирам белән искә алалар, үлемсез батырлыгы алдында баш ияләр. Муса Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан Каратал авылы китапханәсендә шигырь бәйрәме булып узды, "Бөек шагыйрь...

Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче. Бөек Ватан сугышы герое. Мәңгелек шагыйрь…

Татарстан белән генә чикләнеп калмыйча, бөтен дөнья буйлап аның исеме тирән ихтирам белән искә алалар, үлемсез батырлыгы алдында баш ияләр.

Муса Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан Каратал авылы китапханәсендә шигырь бәйрәме булып узды, "Бөек шагыйрь - Муса Җәлил" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Бәйрәмгә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды һәм алар шигырьләрең сәнгатьле итеп сөйләүдә ярышты.

Кичә балаларның Муса Җәлил шигырьләрен яратуларына бер дәлил кебек тә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев