Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме хәзер дә бәйрәм ителә, бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән. Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм ел саен үткәрелә. Бу көнне...

Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме хәзер дә бәйрәм ителә, бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән.

Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм ел саен үткәрелә. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмчә матур киенеп, сыйныфтан сыйныфка йөреп карга боткасына тәгамнәр җыйды. Ә концерт өлеше бигрәк тә күңелле булды. Аны нәни артистларыбыз Бикчәнтәев Илназ һәм Шәмсетдинова Энҗе бик матур итеп алып барды. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч тә сынашып алды. Нәүрүзбикә Камилә Садриева үзен бер дә сынатмады, җиңүче булды. Концерт җырлар, биюләр һәм матур шигырьләр белән үрелеп барды. Концерт тәмамланганнан соң, ашханәгә кереп карга боткасы ашадык. Шундый тәмле булды, хәтта телеңне йотарлык иде. Пешекче апалар да үзләрен сынатмады. Безгә бу бәйрәм бик ошады ,ел саен Нәүрүз бәйрәме онытылмасын иде ,гел уздырылып торсын иде. Бу бәйрәмне оештырган башлангыч сыйныф укучылары Сафина Мәдинә ,Садриева Гөлшат, Гыймранова Ләйлә һәм Латыйпова Роза апаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне