Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп турында апрельдә үк уйла

Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана.

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша ике этапта уза. Беренче этап – 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, ул беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш, беренче чираттагы яки өстенлекле хокукка ия булган балалар өчен билгеләнгән. Гариза биргәннән соң,  биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның оригиналлары: ата-ананың (законлы вәкилнең) паспорты, баланың тору урыны буенча теркәлү турында таныклыгы, мәктәп сайтыннан кәгазьгә чыгартылган гариза (мәктәптә үрнәк буенча кулдан тутырыла), шулай ук баланың туу турындагы таныклыгы тапшырыла.

Өстенлекле, беренче чираттагы һәм чираттан тыш хокукка ия булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамлангач, өч эш көне эчендә мәктәп директоры балаларны мәктәпкә кабул итү турында боерык яза.

Беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар кирәкле документлар пакетын һәм гаризаны тапшырганнан соң биш көн эчендә кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев