Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп ишегалдындагы әкият

Келәнче мәктәбе участогы һәм чәчәклекләре чисталыгы һәм пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Илшат Гыймранов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы биредә әкият патшалыгы булдырган. Илшат мөдәрис улы "Мәктәбеңә ярдәм ит" хәйрия кысаларында биредә матур фонтан һәм Золушка өчен карета ясап куйган. Бу максатларга мәктәп җитәкчесе үз хезмәт хакыннан 12 мең сум акча...

Келәнче мәктәбе участогы һәм чәчәклекләре чисталыгы һәм пөхтәлеге белән үзенә җәлеп итеп тора.

Илшат Гыймранов җитәкчелегендәге мәктәп коллективы биредә әкият патшалыгы булдырган. Илшат мөдәрис улы "Мәктәбеңә ярдәм ит" хәйрия кысаларында биредә матур фонтан һәм Золушка өчен карета ясап куйган. Бу максатларга мәктәп җитәкчесе үз хезмәт хакыннан 12 мең сум акча биргән. Мәктәп яны участогында 800 баш кәбестә, суган, кишер үсә. "Быел уңыш мул. Ашханә өчен дә җитәрлек, артыгын ярминкәләрдә сатачакбыз. Кәбестә үсентеләрен фермер-яшелчәче Таһир Әхмәтҗанов бирде. Чәчәкләр өчен инглиз теле укытучысы Резедә Мөхәммәдуллина җавап бирә, түтәлләр дизайны да аныкы, чәчәк үсентеләрен дә үзе үстерә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев